Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Бикчәнтәев: "Театрга ике бинада эшләү авыр булачак"


"Шәрык клубында" узган матбугат очрашуы
"Шәрык клубында" узган матбугат очрашуы

Казанда Камал театрының 116нчы сезонына багышланган матбугат очрашуы үтте. Ул яңартылган "Шәрык клубында" узды.

22 сентябрьдә Татарстан урамында урнашкан тарихи "Шәрык клубы" бинасында Камал театрының яңа сезонын ачуга багышланган матбугат очрашуы булды.

Матбугат очрашуы алдыннан журналистларны "Шәрыкъ клубы"ндагы татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы белән таныштырдылар.

Интерактив мәйданчык белән танышудан соң театр мөдире Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм театр оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов яңа сезон турында аңлатты һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

Камал театры мөдире Илфир Якупов, театр яңа бинага күченгәннән соң иске бинаның язмышы нинди булачак дигән сорауга җавап итеп, театрның бүгенге бинасына бәйле сүзне хәзер күтәрү дөрес түгел дип әйтте.

"Бу сорауны Камал театрының яңа бинасын төзи башлагач күтәрә башласак урынлы була. Әлегә бу сорауга җавап юк. Бу сорауга җавап җитәкчелектә дә юктыр. Чөнки аның турында уйлау дөрес түгел", дип белдерде ул.

Якупов, театр иске бинаны яңа бинага күченгәч үзендә калдырырга теләр идеме, дигән сорауга "җитәкчелек нәрсә дип әйтә бит, калсын, эшләтегез, эшләсен дип әйтәләр икән, без эшләтәбез", дип җиткерде.

Аның сүзләренчә, дөнья үзгәреп тора, биш елдан соң тормыш һәм җәмгыять нинди буласын да алдан әйтеп булмый.

Якуповның сүзләрен җөпләгән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрга ике бинада эшләү кыенга туры килә, дип белдерде.

"1986 елда Горкий урамыннан яңа бинага күчкәч без дүрт ел ике бинада да эшләдек. 1990нчы елларда ике бинада эшләүнең уңайсыз булуын аңладык. Бүген тамашачыны бер залга тутыру да кыен. Мин күңелем белән яңа урынга китәргә бик риза. Яңалыкка мин һәрвакыт ачык", дип әйтте Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театры яңа 116нчы сезонын 1 октябрьдә "Зәңгәр шәл" спектакле белән ачачак. 4,5,6 һәм 7 ноябрьдә Зур сәхнәдә сезонның беренче премьерасы —"Сәфәр" спектакле уйналачак.

"Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы Татарстан урамы 8нче йортта урнашкан. Биредә 1911 елның ноябреннән "Сәйяр" беренче татар театры уйный башлаган. Яңартылган "Шәрык клубында" өч экспозицион мәйдан бар. Киләчәктә монда спектакльләр дә куелырга мөмкин диелде.

  • Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.
  • Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән шактый читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG