Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирустан 20 кеше үлгән


Башкортстанда ковид-һоспиталь
Башкортстанда ковид-һоспиталь

Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 21 438 очрагы ачыкланган шуларның 54 е – Татарстанда. Башкортстан исә бу күрсәткечтә рекорд куйган – анда коронавирусны 344 кеше йоктырган.  

Коронавирус йоктыру очраклары белән Башкортстан рекорд куя. Рәсми саннарга караганда, республикада соңгы тәүлектә 344 кеше коронавирус йоктырган, пандемия башыннан барлыгы 64 196 очрак теркәлгән. Узган тәүлектә 20кеше үлгән, шул рәвешле коронавирус белән үлүчеләр саны Башкортстанда 1577гә җитте.

Татарстанда соңгы тәүлектә 54 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Татарстанда авыручылар саны 26 641гә җитте. 23 сентябрьгә республикада COVID-19 дан 724 кеше үлгән, шуның өчесе – узган тәүлектә.

Русия күләмендә дә коронавирус йоктыручылар саны кискен арта. Коронавируска каршы көрәш штабы хәбәренчә, узган тәүлектә вирус йоктыруның 21 438 очрагы ачыкланган, 820 кеше үлгән. Өченче көн рәттән үлүчеләр саны 800дән артык тора. Илдә пандемия корбаннарының рәсми саны 201 445кә җитте.

COVID-19 таралуы арту сәбәпле, Башкортстанда яңа чикләүләр кертелә башлады. 12 районда мәктәпләр дистанцион укуга күчерелде. Моннан тыш, 27 сентябрьдән тетрларга һәм концертларга, ябык биналардагы спорт чараларына коронавирустан вакцина ясату турында QR код, яки әлеге авыру белән чирләп алу турында белешмә, йә булмаса вакцина ясатырга ярамаганлык турында белешмә белән генә кереп булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG