Русия финанс министрлыгы 2022-2024 елгы бюджет өлгесенә якындагы өч елга хакимият оешмаларын тотуга 1,5 триллион сум акча салган.
Президент һәм аның хакимияте эшчәнлегенә өч елга 45,2 миллиард сум бүлергә ниятлиләр. Бу 2021-2023 ел белән чагыштырганда, 950,6 миллионга күбрәк. Санның артуы 2024 елда түрәләрнең хезмәт хаклары индексацияләнү, президент инаугурациясе, дәүләт бүләкләре әзерләү, түрәләрнең очкычта очу чыгымнары белән аңлатыла.
Премьер-министр һәм хөкүмәт идарәсе эшчәнлеге өчен бюджетка өч елга 26,7 миллиард сум салынган. Бу бер ел элек ниятләнгәннән өч миллиард сумга артыграк. Чыгымнарның артуын, шул исәптән, 2024 елда хезмәткәрләрнең хезмәт хакын индексацияләү белән дә бәйлиләр.
Федерация шурасына өч ел өчен 9,7 миллиард сум (18,2 миллионга ким), Русия думасына – 36,6 миллиард сум (бер миллиард сумга диярлек азрак) бүленәчәк. Русия думасы эшчеләренең дә 2024 елда хезмәт хакларын индексацияләячәкләр.
Финанс министрлыгы иң күп акчаны мәхкәмә системына бирә: өч ел өчен 718,5 миллиард сум. Бу суммага пенсиягә киткән хөкемдарларга түләүләр, хөкемдарларның хезмәт хакларын арттыру, юлламалар сатып алу һәм эштән киткәндәге түләүләр, җәмәгать хөкемдарлары санын арттыру, мәхкәмәләрне саклау кергән.
Бюджет өлгесендә башка хакимият оешмаларының чыгымнары да бар:
- тикшерү комитеты - өч ел өчен 152 миллиард сум;
- прокуратура – 270 миллард сумнан артык;
- Үзәк сайлау комиссиясе – 48 миллард сумнан артык;
- хисап пулаты – 15,2 миллиард сум;
- кеше хокукларын яклау вәкиле – 1,5 миллиард сум.
- 21 сентябрьдә хакимият бюджет өлгесен хуплады, ул Русия думасына карауга 30 сентябрьдә кертеләчәк. 2022 елда бюджет кереме 25 - триллион сум, чыгымы – 23,6 триллион сум булыр дип фаразлана. 2023 елда Русия финанс министрлыгы 25,5 триллион сум керем һәм 25,1 триллион сум чыгым булыр дип саный. 2024 елда исә керемнәр – 25,8 триллион сум булып, чыгымнар 26,1 триллион сум булачак дип фаразлана.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!