Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Бундестагка сайлаулар уза


Сайлауларда хәзерге канцлер Ангела Меркель катнашмый.

26 сентябрь, якшәмбе көнне, Германиядә парламент сайлаулары үтә. 16 елда беренче тапкыр хәзерге Германия канцлеры Ангела Меркель ул сайлауларда катнашмый. Ангела Меркель 2018-нче елда Христиан Демократик берлеге җитәкчелегеннән китүен һәм дүртенче сроктан соң канцлер вазифадан китәчәген әйтте.

Германиядәге сайлаулар турыдан-туры уздырылмый. Димәк, ватандашлар канцлерны түгел, ә Бундестаг башлыгына намзәтне тәкъдим иткән партияне сайлаячак. Канцлер вазифасына иң популяр сәяси фиркаләрдән өч кеше көрәшә - Христиан Демократик берлеге рәисе Армин Ланшет; Вице-канцлер вазифаларын башкаручы һәм Социал-Демократик партия әгъзасы Олаф Шольц һәм "Яшел"ләр партиясеннән Анналена Бербок.

Германия хөкүмәтендә 598 урын бар, ләкин узган сайлауларда Бундестагка 700 дән артык депутат узды. Быел анда 800 дән артык кеше булырга мөмкин. Шулай ук Германиядә почта аша тавыш бирү мөмкин. Соңгы сайлауларда бу тәртип белән сайлаучыларның өчтән бере кулланылды. Быел коронавирус пандемиясе аркасында сайлаучыларның яртысыннан күбрәге почта аша тавыш бирә ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG