Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Уфада теракт әзерләүдә шикләнелгән неонаци төркемен тоткарлавын белдерде


ФСБ мәгълүматынча, 2001-2003 елгы уфалар хокук саклау оешмалары биналарында терррор гамәлләре оештырырга ниятләгән.

Федераль иминлек хезмәте Уфада неонаци төркеменнән биш кешенең тоткарлануын хәбәр итә. Алар хокук саклау оешмалары объектларында террор гамәлләре оештырырга ниятләгән дип белдерә ФСБ. "Интерфакс" мәгълүматына күрә, тоткарланучылардан "кулдан ясалган шартлаткыч, салкын корал, "шартлаткыч ясау белешмәсе", Өченче рейх башлыклары һәм украин милләтчесе Степан Бандера портретларын, шулай ук башка милли атрибутикалар" алынган.

Тоткарланучылар 2001-2003 елгы Уфа кешеләре, дип хәбәр ителә.

Әлеге уңайдан "террор гамәленә әзерләнү", "террор эшчәнлеген тормышка ашыру максатында укулар узу", "шартлаткыч матдәләр яки җайланмаларны канунсыз җитештерү" маддәләренә яраклы җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүчеләр сак астына алынган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG