Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда өстәмә дүрт ковид-һоспиталь эшли башлый


Башкортстанда пандемия чорында төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе
Башкортстанда пандемия чорында төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе

Аларда коронавирус йоктырган авырулар өчен 770 ятак булачак. Башкортстандагы ковид-һоспитальләрдә әлегә 5465 ятак бар, әмма авыручыларның саны 5564кә җиткән.

Башкортстанда 770 ятак каралган өстәмә дүрт ковид-һоспиталь эшли башлый, дип хәбәр итә "Башинформ". Аларның кайда ачылачагы әйтелми, ләкин берсе Уфадагы Г. Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә (РКБ) икәне билгеле. Хастаханәнең баш табибы Шамил Булатов сүзләренә караганда, 27 сентябрьдән РКБның аерым бинасындагы терапия бүлегенең 210 ятагын коронавируслы авырулар өчен ковид-ятак итеп үзгәрткәннәр. Резервта тагын 50 ятак бар диелә.

Хәзерге вакытта республикада Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә ике эре инфекцион үзәк эшләп килә, шулай ук күпчелек шәһәр хастаханәләрендә ковид-бүлекләр бар.

Ковид-һоспитальләрдә барлыгы 5465 ятак бар, әмма авыручыларның саны 5564, дип белдерде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Азат Рәхмәтуллин. Бу хастаханәләргә соңгы тәүлекләрдә 489 авыру кергән, 444 кеше терелеп чыккан.

"Узган ел авыруның иң югары ноктасында 6,5 мең ятак бар иде. Хәзер янә иң югары ноктага җиттек", дигән оператив җыелыш вакытында Башкортстан президенты Радий Хәбиров.

Җыелыш вакытында коронавирус йоктырганнарны дару белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелгән.

"Финанс министрлыгы белән һәр атна саен кирәкле даруларны алу өчен 50 млн сум күләмендә акча бүләчәге хакында килештек. Хастаханә җитәкчеләре белән сөйләштем, алар тиешле күләмдә дарулар булган очракта хастаханәләр йөкләмәне үти алачак дип саный. Коронавирусның узган дулкынында дарулар бирелми башлагач та хастаханәләрнең шыплап тулуы күзәтелгән иде", диде Башкортстан башлыгы.

Башкортстанда коронавирус йоктыру очракларының балалар арасында да артуы сәбәпле мәктәпләр карантинга ябылды. "Коронавирус инфекциясе белән бәйле эпидемиологик вазгыять киеренке. Авыручылар арта. Биш очрактан артык табыла икән, мәктәпне карантинга җибәрәбез. Хәзерге вакытта 279 мәктәпкә карантин кертелде, ә бу 768 сыйныф дигән сүз", диде бу уңайдан Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе җитәкчесе Анна Казак.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда 377 кеше коронавирус йоктырган, 19 кеше бу вирустан үлгән. Республикада COVID-19 йоктыру очраклары 65 меңнән арткан, аннан үлү очраклары исә 1535кә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG