Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау галиме Русия президентына намзәтләрдән татар телен яклауны таләп итәргә чакырды


Фрид Рәшитов
Фрид Рәшитов

Моннан тыш, татар галиме Русиядә милли-мәдәни мохтариятләр системын үзгәртеп корырга һәм Казанда милли университет булдырырга тәкъдим итте.

Татарларны 2024 елда узачак Русия президенты сайлавына әзерләнә башларга чакырдылар. Бу хакта 27 сентябрьдә Сарытауда яшәүче тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты оештырган "түгәрәк өстәл"дә белдерде. Галим Zoom аша элемтәгә чыкты. Татарлар милли мәнфәгатьләрен яклап сәяси таләпләр белән чыгарга тиеш дип саный ул.

"2024 елда узачак Русия президенты сайлавы уңаеннан, безгә намзәтләргә таләпләр куярга кирәк. Алар арасында Русия мәктәпләрендә балаларны үз телләрендә укытуны тәэмин итү булырга тиеш. Ягъни мәгариф өлкәсендә совет тәҗрибәсен кайтару кирәк. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль өстәмә белем бирү үзәкләрендә бар халыкка үз туган телен һәм мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш. Безнең таләпләрне үз програмына алган намзәтне якларга кирәк", диде ул.

Моннан тыш, Рәшитов, президент сайлавын көтмичә, татарлар күпләп яшәгән урында иҗтимагый-мәдәни үзәкләр ачу буенча милли програм төзергә чакырды. Аларны "Татар йорты" дип атарга тәкъдим итте ул. Бу эшне Милли шура һәм федераль татар мохтариятенә йөкләргә мөмкин. Мәсәлән, Сарытау өлкәсендә мондый үзәкләр Сарытау, Энгельс һәм Балаково шәһәрләрендә барлыкка килергә тиеш.

Фрид Рәшитов Казанда милли татар университеты ачуны таләп итәргә чакырды. Ул Русиядә эшләүче татар милли-мәдәни мохтариятләре эшеннән дә канәгать түгел.

"Бүгенге чынбарлыктан чыгып, милли-мәдәни мохтариятләренең эшен демократик нигездә үзгәртеп кору мөһим. Кадрларны яңартырга, әлеге мохтариятләр дәүләт тарафыннан финанслануына ирешергә кирәк", диде Сарытау галиме.

Шулай ук ул татарның киләчәге фәнни материалистик күзаллауга гына корыла ала дип саный. Ислам дине искергән дип белдерә.

Фрид Рәшитов – Татарстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор. Ул Октябрь революциясен өйрәнгән зур галимнәрнең берсе санала. Татар тарихына багышлап язган хезмәтләре дә байтак. 2003 елда Сарытау татар мохтарияте тәкъдиме белән Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты каршында татар белеме буенча фәнни шураның Сарытау өлкәсе бүлеге булдырылды. Аның мөдире булып профессор Фрид Рәшитов санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG