Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 60 яшьтән өлкәннәрнең 70 проценттан артыгы вакцина ясатмаган 


Республикада киңкүләм чараларны тыймаячаклар.

Татарстанда вакцина ясату киңәш ителгән 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең бары тик 29,4 проценты гына вакциналанган.

Вакцинаның беренче дозасын бу категориядәге 250461 кеше алган, икенче дозасын исә - 136 845 кеше, дип хәбәр иткән Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әлмир Абашев.

"60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакциналанганнарның проценты сагайта. Бу – көнүзәк проблем. Өлкән яшьтәгеләрнең 70 проценттан артыгы вакциналанмаган, моңа игътибар итәргә кирәк. Вакциналауның акрын баруын искәртергә мәҗбүрбез. Мобильләшергә кирәк", дигән Абашев.
Шул ук вакытта, министр урынбасары сүзләренчә, республика хакимиятләре Чаллыдагы кебек барлык киңкүләм чараларны, әйтик 1-10 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында пенсионерлар өчен оештырылганнарын тыюны кирәк дип тапмый. Октябрь аенда булачак Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне Чаллыда хезмәт коллективларында гына үткәреләчәк, дип хәбәр ителгән иде.

Русиядә коронавирусның яңа төреннән үлүчеләр саны янә рекорд куйды. 28 сентябрь иртәсенә бирелгән рәсми статистикага күрә, авырудан соңгы тәүлектә 852 кеше үлгән.

Соңгы утыз көндә үлүчеләр саны буенча рекорд дүртенче мәртәбә яңара. Соңгы тапкыр ул 24 сентябрьдә булган иде, ул вакытта 828 кеше үлде. Пандемия башыннан бирле Русиядә 205 531 кеше үлгән.

Соңгы тәүлекләрдә Русиядә коронавирус йоктыруның 21 559 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан бирле бу сан 7 464 708гә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG