Accessibility links

"Голос": Уфада сайлау бүлгеләрендә КПРФ өчен тавышлар ике мәртәбә артыграк булган    


Уфада 25 сентябрьдә каршылык чарасы узды
Уфада 25 сентябрьдә каршылык чарасы узды

Шәһәр активистлары күзәткән бүлгеләрдә КПРФ өчен 28-30 процент тавыш бирелгән. Бәйсез күзәтүчеләр булмаган бүлгеләрдә исә бу күрсәткечләр берничә мәртәбә кимрәк.  

Уфаның бәйсез күзәтүчеләр күзәткән сайлау бүлгеләрендә башка бүлгеләр белән чагыштырганда КПРФ өчен тавышлар күләме ике тапкырга күбрәк булган. Бу хакта "Голос" иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Ренат Факиев сөйләгән.

Ренат Факиев шәһәр активистлары күзәткән Уфадагы 136нчы һәм 138нче бүлге сайлау комиссияләрен чагыштырган. Аларның бер өлешен "Голос" әзерләгән, дип яза "Эхо Москвы".

Исәпләүләргә күрә, "Бердәм Русия"гә берсендә 30, икенчесендә 25 процент кына тавыш бирелгән. Бу бәйсез күзәтүчеләр булмаган күрше бүлгеләрдәге нәтиҗәләр белән чагыштырганда ике һәм аннан күбрәк тапкырга ким дигән сүз.

Шул ук вакытта, бу бүлге сайлау комиссияләрендә КПРФ өчен берсендә 28, икенчесендә 30 процент сайлаучы тавыш биргән. Ә күршедәге бүлгеләрдә бу күрсәткечләр берничә мәртәбә түбәнрәк. Аерым алганда, Уфаның 141нче бүлге сайлау комиссиясендә КПРФ өчен 3 процент сайлаучы гына тавыш биргән.

Русиядә 17-19 сентябрьдә Русия думасына депутатлар сайладылар. Шулай ук җирле һәм төбәк сайлаулары узды.

Бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция вәкилләре сайлауларда күп төрле канун бозулар булуын сөйләде. Кайбер төбәкләрдә сайлауга килүчеләр саны һәм "Бердәм Русия" күрсәткечләре гомумрусиянекеннән дистәләгән процентка югары. Электораль математик Сергей Шпилькин мәгълүматына күрә "Бердәм Русия"нең нәтиҗәләре 15 процентка арттырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG