Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Group-IB хуҗасы дәүләт хыянәтендә шикләнелеп тоткарланган 


Илья Сачков
Илья Сачков

Кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсен оештырган Илья Сачков 27 ноябрьгә кадәр сак астында калачак. Ширкәт 2003 елдан бирле эшли һәм кибер-һөҗүмнәр, онлайн-мошенниклык, спам белән көрәшә, югары технологияле  җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.  

Group-IB кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсенә нигез салган Илья Сачков дәүләткә хыянәт итү эше нигезендә ике айга кулга алынган. Бу хакта Мәскәүнең Лефортов районы мәхкәмәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Forbes журналының Русиядәге редакциясе хәбәр итә. Ул 27 ноябрьгә кадәр сак астында калачак. Бу маддә нигезендә Сачков 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Кичә Group-IB офисында тентүләр узган. Бу хакта беренчеләрдән булып RTVI каналы хәбәр итте. Тикшерү чаралары узуы турында ширкәтнең сайтында да язылган. Анда тикшерү эшләренең 28 сентябрь иртәсендә үк узуын белдергәннәр. Ләкин телеканал хәбәрчеләре Мәскәүдәге Group-IB офисы янында битлек һәм камуфляж кигән коралланган кешеләрне 29 сентябрьгә каршы төндә дә күргән.

Ширкәтнең икенче офисы Татарстандагы Иннополиста урнашкан.

Group-IB – компьютер иминлеге өлкәсендә алдынгылыкта барган Русия ширкәтләренең берсе. Ул 2003 елдан бирле эшли һәм каибер-һөҗүмнәр, онлайн-мошенниклык, спам белән көрәшә, югары технологияле җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.

Мөштәриләре арасында Сбербанк, Тинькофф-банк һәм Альфа-банк кебек эре банклар, "Ростех" дәүләт корпорациясе бар, шулай ук ул Русия махсус хезмәтләренә һәм Интерполга консультацияләр бирә.

Group-IBның халыкара офисы Сингапурда урнашкан. Сачковның соңгы елларда күп вакытын шунда уздыруы билгеле. Ширкәт хиссәләрен чит ил биржаларының берсенә урнаштырырга әзерләнде. Шулай да, эшмәкәр Русиядәге рәсми чараларда даими катнашып килде. Ул кибер-җинаятьләр өлкәсендә Русия думасының, Русия тышкы эшләр министрлыгының, Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) һәм Европа шурасының белгеч комитетларында катнаша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG