Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы ун елда сайлауларда хәрәмләшеп тотылганнарга төрмә җәзасы бирелмәгән

Соңгы ун елда сайлауларда хәрәмләшкәне өчен 173 кеше хөкем ителгән. 50 проценттан артыграк очракта хөкемдарлар бу канун бозучыларга 25 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафлар билгеләгән.

Соңгы ун елда Русиядә хәрәмләшүләрдә тотылган бер генә сайлау комиссиясе әгъзасына да төрмә җәзасы бирелмәгән. Бу хакта Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты статистикасына сылтама белән "Дождь" телеканалы ("ят агент") хәбәр итә.

"Сайлау документларында хәрәмләшү" , "Тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшү", "Сайлау бюллетенен канунсыз бирү яки алу" маддәләренә яраклы хөкем ителгәннәрнең барысына да штраф яки шартлы мөддәтләр бирелгән. Әлеге өч маддәдә дә өч елдан биш елгача иректән мәхрүм итү кебек җәза төре дә каралган.

Соңгы ун елда сайлауларда хәрәмләшкәне өчен 173 кеше хөкем ителгән. 50 проценттан артыграк очракта хөкемдарлар бу канун бозучыларга 25 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафлар билгеләгән.

Моннан тыш, күпчелек хөкем ителгәннәргә бернинди каршылыксыз эш урыннарына кире кайтырга мөмкинлек биргән карарлар чыгарылган

"Дождь" хәбәренә күрә, хөкем карарларының текстында карарны йомшартучы шартлар сыйфатында ешрак "тәүбә итү", "эш җиреннән уңай характеристикалар булу", "грамоталар" , орден медальләр булуы күрсәтелә.

Сентябрь аенда Русиядә прламент һәм төбәй сайлаулары узды. Үзәк сайлай комиссиясенең рәсми мәгълүматына күрә Русия думасында конституцион күпчелекне янә "Бердәм Русия" фиркасе алды.

Шул ук вакытта, күзәтүчеләр сайлау бүлгеләрендә күпсанлы канун бозулар булуын хәбәр итте һәм хәрәмләшү ягыннан бу сайлауларны 2011 елдагысы белән чагыштырды. Ул вакытта сайлау нәтиҗәләре киңкүләм протест чараларына китерде. "Голос" хәрәкәтенең ("Ят агент") хәрәмләшүләр харитасында 4 меңнән артык закон бозу очрагы булырга мөмкинлеге әйтелгән.

Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне күпләп ташлау очраклары берничә генә булды, дип белдерде. Эчке эшләр министрлыгында исә, тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясардай саллы канун бозу очраклары булмады диделәр.

Алданрак Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова сайлауларда хәрәмләшүләрне "авыр җинаять" дип атаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG