Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Илнур Хәмидуллин пикетка рөхсәт бирмәүне Страсбург мәхкәмәсенә шикаять иткән


Илнур Хәмидуллин (уңда)
Илнур Хәмидуллин (уңда)

Начар күрүче юрист Илнур Хәмидуллин узган ел шәһәр үзәгендә сигез пикет уздыру турында Казан хакимиятләренә гариза язган булган. Протест чараларын кеше чагыштырмача аз йөри торган урыннарга күчерергә тәкъдим иткәннәр. Мәхкәмәләр аша гаделлек эзләгән арада пикетларны уздыру соңга калган.

Казаннан юрист Илнур Хәмидуллин шәһәр түрәләрен җыелышлар ирегенә конституция хокукларын бозуда гаепли.

Хәмидуллин 2020 елның 6 февралендә сигез пикет уздыру өчен гариза язган булган.

Пикетларда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне дискриминацияләүдән туктау, Казан янындагы чүп яндыру заводының документларын җәмәгатьчелеккә ачу, Гаврилова урамындагы агачлыкка аеруча саклана торган табигать урыны (ООПТ) дәрәҗәсе бирү, Казанда реформасы уздырылмый торып җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен арттырмау кебек таләпләр күтәрелергә тиеш булган.

Иртәнге якта уздырылачак протест чараларының бер өлешен Ирек мәйданының төрле нокталарында үткәрергә ниятләгәннәр. Көндезге һәм кичкеләрен – Ленин бакчасында, Бауман, Петербург урамнарында һәм Тукай скверендә. Пикетта катнашачак кешеләр саны чараның эчтәлегенә, урынына, вакытына бәйле рәвештә үзгәргән: иң аз – ун, иң күбе – илле кеше киләчәк, дип ниятләгәннәр.

Гаризаларга җавап буларак Шәһәр башкарма комитеты аппараты башлыгы Евгений Варакин сигез пикетны да кеше чагыштырмача аз йөри торган урыннарга – Тинчурин скверенә яки Крылья Советов паркына күчерергә тәкъдим иткән. Моны гаризада күрсәтелгән урыннарда алданрак яшьләр һәм ватанпәрвәрлек чаралары уздыру ниятләнү белән аңлатканнар.

Илнур Хәмидуллин бу җавапны шикаять итсә дә, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе шәһәрмә башкарма комитетын яклап чыккан.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе бу карарларны гамәлдән чыгарып, Илнур Хәмидуллин файдасына карар чыгарган. Ләкин бу карар 2020 елның маенда гына – пикетларны уздырырга соң булгач кына чыккан.

Хәмидуллин бу уңайдан Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять әзерли. Шул ук вакытта Казанның үзендә шәһәр башкарма комитетыннан һәм Вахитов районы мәхкәмәсеннән рухи зыян өчен акча түләттерергә ниятли. Әгәр аның бу дәгъвасы канәгатьләндерелсә, акчаларны Русия финанс министрлыгы түләргә тиеш була. Һәр сигез шикаятендә дә юрист шәһәр башкарма комитетыннан – 500 мең, мәхкәмәдән 100 мең сум сораган. Шул рәвешле Хәмидуллин рухи зыян өчен 4,8 млн сум таләп итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG