Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә Башкортстаннан өч студент кызны үтергәннәр


Беренчел мәгълүматларга күрә, аларны балта белән чабып үтергәннәр, соңыннан яндырганнар. 17, 18, 19 яшьлек кызлар җирле медицина көллиятендә укыган, бергә фатир яллап торганнар.

Оренбур өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстаннан өч шәкерт кызны үтергәннәр. Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматына күрә, 30 сентябрь көнне Яшьләр урамындагы күпкатлы йорт фатирында янгынны сүндергәннән соң, биредә яшәгән ике кызның мәете табылган. Аларда көч кулланып үтерү билгеләре күренгән. Шушында ук яшәгән тагын бер кызның мәетен шундый ук тән җәрәхәтләре белән йортның ишек алдында тапканнар.

Оренбур өлкәсенең балалар хокукы вәкиле Анжелика Линькова сүзләренә күрә, кызлар Гайга Башкортстаннан килгән булган, аларның берсенә 18 яшь тә тулмаган.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Радик Галимов сүзләренә күрә, кызлар көллияттә укыган, бергә фатир яллап торганнар. Алар 17, 18 һәм 19 яшьләрдә булган. Җирле медицина көллиятендә журналистларга шәкертләрнең үзләрендә укыганлыгын раслаганнар.

56orb.ru мәгълүматына күрә, кызларны балта белән чабып үтергәннәр. Baza Telegram-каналында исә җинаять урынында күп кенә буш шешәләр табылуын һәм кызларның күңел ачу оештырган булу ихтималын яздылар.
Mash Telegram-каналы үтерелгән кызларның 18 яшьлек Әдилә Кәримова, 19 яшьлек Зөлфия Санкина һәм 17 яшьлек Айгизә У. булуын язды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG