Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре Европа шәрабы һәм хушбуена чикләү пошлиналары әзерли


Русиянең металлургия продукциясен импортлауга кертелгән чикләүләргә каршы Мәскәү Европа берлеге илләренә әнә шул рәвешле җавап бирергә ниятли, диелә. 

Русия икътисад министрлыгы Европа берлегеннән кертелгән тауарларга пошлиналарны арттыру турында тәкъдим әзерләгән.

Тарифлар Европа берлегеннән кергән шәраб, хушбуй, сыра, аяк киеме һәм авыл хуҗалыгы техникасына арттырылырга мөмкин. Бу хакта түрәләрнең ниятләре белән таныш булган ике аноним чыганакка сылтанып, "Ведомости" газеты яза.

Басма әңгәмәдәшчеләре мәгълүматына күрә, салымнар "тыю тарифлары" дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкиннәр.

Русиянең металлургия тауарларын импортлауга кертелгән чикләүләргә каршы Мәскәү Европа берлеге илләренә әнә шул рәвешле җавап бирергә ниятли диелә хәбәрдә.

2018 елда Европа берлеге Русиядән корыч кертүгә салымнарны арттырган иде. Әлеге чараларны Европа комиссиясе бу елның июнь аенда 2024 елның 30 июненә кадәр озайтты.

Министрлыкта әлеге мәгълүматлар уңаеннан шәрехләмә бирелмәгән. Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, корычка кертелгән пошлинага җавап буларак, Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да чаралар тәкъдиме әзерли. Моны министрлыктагылар да раслаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG