Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ нинди мәгълүмат җыю кешеләрне "ят агент" дип тануга китерүен атады


"Восточный" галәм аланы
"Восточный" галәм аланы

ФСБ Русия иминлегенә каршы кулланылырдай мәгълүматлар исемлеген раслады. Ул 60 пункттан тора һәм Русиянең хәрби, хәрби-техник хәле, шулай ук “Роскосмос” дәүләт корпорациясе эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар туплауны хупламый.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) дәүләт сере дип саналмаган, әмма чит ил ватандашына, дәүләтенә яки ширкәтенә тапшырганда "Русия иминлегенә каршы кулланыла алырдай" хәрби һәм хәрби-техник, мәгълүматлар исемлеген раслады. Махсус рәвештә мондый мәгълүматны җыйган кешеләр, нинди ил ватандашы булуына да карамастан, Русиядә "ят агент" дип танылырга мөмкин. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Исемлек 60 пунктан тора. "Ят агент" дип түбәндәге мәгълүматны җыйган кешеләр танылырга мөмкин, диелә:

- хәрби-сәяси вазгыятьне бәяләү һәм аның үсеш фаразлары турында мәгълүматлар;

- гаскәр, полиция, тикшерү комитетының хәрби тикшерү оешмалары, прокуратура, янгынга каршы хезмәтнең хәрби бүлекчәләрендәгеләрнең саны, кораллануы, дислокациясе турында мәгълүматлар;

- русия гаскәрендә рухи-психологик климат турында мәгълүматлар;

- хәрби хезмәткәрләрне хәрби яктан әзерләү алымнары турында белешмәләр;

- гаскәрләрнең корал һәм сугыш кирәк-яракларын саклау урыннары, сатып алган тауарлары, хезмәтләре турындагы мәгълүматлар;

- ачык кулланылыштагы мәгълүмат булмаган очракта, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында шәхси мәгълүматлар, шул исәптән кайда яшәүләре, нинди мәгариф һәм медицина оешмаларына йөрүләре, куллана торган транспорт һәм шәхси элемтә чаралары турында белешмәләр;

- корал, хәрби һәм махсус техника үрнәкләрен булдыру һәм модернизацияләү турындагы тикшеренү эшләре нәтиҗәләре турында мәгълүмат;

- яңа корал һәм махсус техника ясаганда квант технологияләре һәм шәкли фәһем куллану турында мәгълүмат, һәм башкалар.

Шул ук вакытта, исемлекнең зур өлеше "Роскосмос"ка кагыла. ФСБ фикеренчә, дәүләт корпорациясенең финанс хәле, проблемнары турындагы белешмәләрне, шулай ук галәм ракетларының техник хәле турындагы мәгълүматны чит илгә чыгару да Русия иминлегенә куркыныч тудыра.

2020 елда кабул ителгән канунга яраклы, "ят агент" дип, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән һәм чит илдән финанслау яки ярдәм алган физик затлар һәм теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр таныла ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG