Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда машина йөртүчеләр бензинга бәяләр арту сәбәпле ягулык сату нокталарына бойкот игълан иткән  


Татарстан ягулык сату нокталарының берсендәге бәяләре, 30 сентябрь
Татарстан ягулык сату нокталарының берсендәге бәяләре, 30 сентябрь

Аңа дүрт меңнән артык машина йөртүче кушылган. Чараны оештыручылар бер атна буе ягулыкны кайсы ягулык сату нокталарыннан гына алырга кирәген билгели.  

Чаллыда машина йөртүчеләр машина ягулыгына бәяләр арту сәбәпле каршылык чарасы башлаган, дип хәбәр итә "Коммерсантъ". Чараны оештыручылар #умныйбойкотАЗС Челны Telegram-каналы аша агымдагы атнада ягулыкны кайсы ягулык сату нокталарыннан алырга кирәген билгели. 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр "АвтоГАЗ" һәм "ТАИФ-НК" сайлап алынган.

Калган ягулык сату нокталарына бу вакыт эчендә бойкот игълан ителгән. Чарага дүрт меңнән артык машина йөртүче кушылган. Каршылык чарасын Казан һәм башка шәһәрләрдә дә тарату ниятләнә.

Telegram-каналны оештыручы Рөстәм Хәмитов бойкот игълан итүнең төп максты – "проблемга игътибар җәлеп итү" дип белдергән. Аның фикеренчә, "дәүләтнең байлыклары ягулык бәяләрен арзанайтырга яки машина йөртүчеләр транспорт чарасына ягулык сала алсын өчен хезмәт хакларын арттырырга мөмкинлек бирә алырлык дәрәҗәдә".

"Татарстанда ягулык-энергетика байлыкларыннан рациональ файдалану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе" мәгълүматларына күрә, хәзер АИ-92 бензинының бер литры уртача 44,00-44,70 сумны тәшкил итә. АИ-95 – 46,70-48,25 сум тора. Җәйге дизель ягулыгының бер литры исә 47,50-48,60 сум .

2020 елның сентябрендә АИ-92 бензинының бер литры өчен бәя 41,80-42,60 сум иде (быелгы бәя белән чагыштырганда 5 процентка кимрәк). АИ-95 бензинының бер литры – 45,20-46,00 сум (7,6% кимрәк), җәйге дизель ягулыгыныкы исә – 45,50-46,70 сум (4,2% кимрәк) тора иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG