Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрь премьералары


Октябрь аенда кинода нинди кызыклы фильм-мультфильмнар карап булачак? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме бу айда тарихи драма, ике мульфильм, ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәте турында детектив һәм танылган рәссам турында байопик карарга тәкъдим итә.

Аддамс гаиләсе 2 (The Addams Family 2)

Балаларның өйдәге тәртипсезлегенә чыдый алмыйча, Аддамс гаиләсе ялга китәргә тели. Гади ялга түгел, ә чып-чын куркыныч ялга! Мартиша, Гомес, Уэнсдей, Пагсли һәм Фестер абый гаилә катафалкына утырып, яңа маҗаралар һәм һәр кешене куркыта алган сәер дуслар белән очрашырга юл тота. Бу ялны гаилә генә түгел, аларны очраткан туристлар да озакка истә калдырачак. Әлбәттә, исән калу очрагында.

Танылган Аддамс гаиләсе турында ремейк мультфильмының икенче өлеше. Аның беренчесе 2019 елда чыгып, дөнья буйлап 200 миллион доллардан артык акча җыя алды һәм уңышлы булды.

Мультфильмны инглизчә тавышландыруда Оскар Айзек, Шарлиз Терон, Хлоя Грейс Морец, Финн Вулфһард, Снуп Догг, Кэтрин О’Һара кебек танылган йолдызлар катнашкан. Сүз уңаеннан, Русиядә кинога 12+ рейтингы бирелде, бу яшькә кадәр балаларга аны ата-аналар белән генә карау рөхсәт ителә.

Кемгә карарга: Кара юмор яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 14 октябрьдән күрсәтелә башлый.

Улым (My Son)

Эдмонт исемле баш герой баласын тәрбияләү урынына карьераны сайлый, нәтиҗәдә аның гаиләсе таркала. Фильмда сурәтләнгән вакыйгалар аның улының балалар аланыннан эзсез югалуын тасвирлый. Кайгыдан бар эшләрен ташлап, ата кеше ихтимал җинаять урынына килә. Тикшерүнең версияләре күп, ләкин эш алга бармый. Детектив эштән алынгач, әти кеше баласын үзе эзли башлый.

"Улым" – ата-ана кайгысы, аларның низагы белән тулы драматик триллер. Билгесезлек һәм гаҗизлектән дә куркынычрак хис юк, дип әйтә фильм авторы. Арткы планда исә безне яңгырлы Шотландия атмосферасы, таулар һәм елгалар уртасында матур көз пейзажлары көтә.

Фильмда төп рольне Джеймс МакЭвой башкара. Русиядә фильм "Исчезнувший" исеме белән чыгачак, күрәсең, бу кинога 2014 елгы триллер ярдәмендә күбрәк тамашачы китертү омтылышы.

Кемгә карарга: Ата-аналар һәм балалар турында драмалар караучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 14 октябрьдән күрсәтелә башлый.

Луис Уэйнның электрик тормышы (The Electrical Life of Louis Wain)

Антропоморф мәчеләр турында рәсемнәре белән танылган британ рәссамы Луис Уэйн турында байопик. Фильм эчтәлеге Уэйнның иҗади үсешенә һәм сеңелләренең укытучысы булган Эмили Ричардсон белән мөнәсәбәтенә багышланган (соңрак ул аның хатыны булачак). Хатыны мәхәббәте аркасында Луис рәсемнәре белән кешеләрнең тормышка һәм мәчеләргә карашларын мәңге үзгәртә. Гомеренең соңгы елларын исә рәссам шизофрения аркасында психиатрик хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр була.

Төп рольләрдә Бенедикт Камбербэтч белән Клер Фой төшкәннәр. Башка актерлар арасында Тоби Джонс һәм Оливия Колманны атап була. Русиядә фильм "Кошачьи миры Луиса Уэйна" дип атала.

Кемгә карарга: Рәссамнар һәм мәчеләр яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 21 октябрьдән күрсәтелә башлый.

Ватылган Рон (Ron's Gone Wrong)

Һәр баланың дусты булырга тиеш. Чын дусты булырга тиеш. Киләчәктә мондый дус ролен махсус робот үти ала. Ул хәрәкәт итә, сөйләшә белә, ә, иң мөһиме, ул интернетка тоташкан, социаль челтәрләрдә язмалар чыгара ала, сыйныфташлар белән элемтә тота һәм барлык вакыйгаларны белә.

Мәктәптә мондый роботлар оячан Барнидан тыш һәр балада бар. Шуңа ул яшьтәшләре арасында үзен чит итеп тоя. Ниһаять, туган көненә аңа да робот бүләк итәләр. Тик Рон исемле робот ватылган булып чыга, яшь Барни аны үзе белгәннәренә өйрәтергә максат куя.

Дуслык һәм кешелеклелек турында матур мультфильм. Русиядә ул "Неисправимый Рон" исеме астында чыгачак.

Кемгә карарга: Бар гаиләгә.

  • Русия кинотеатрларында 21 октябрьдән күрсәтелә башлый.

Соңгы дуэль (The Last Duel)

Ай азагында кинода Венеция кинофестивалендә бәйгедән тыш күрсәтелгән "Соңгы дуэль" фильмы чыгачак. Режиссер Ридли Скотт бу юлы тарихи драма төшергән. Мэтт Дэймон белән Бен Аффлек фильмның сценариен язуда да катнашкан, төп рольләрдә дә төшкән. Моннан тыш актерлар арасында Адам Драйвер белән Джоди Комерны аерып атарга кирәк.

Сюжет нигезенә XIV гасырда хакимият тарафыннан рөхсәт ителгән соңгы француз дуэле ята. Норманд рыцаре Жан де Карруж сугыштан кайтуга аның күршесе һәм көндәше Жак Ле Гриның хатыны Маргаритны көчләгәнен белеп ала. Ле Гриның көчле яклаучылары булу сәбәпле, хатын-кыз сүзләренә берсе дә ышанмый. Карруж ярдәм сорап Франция патшасы Карл VI-га мөрәҗәгать итә. Патша исә гадел дуэль тәкъдим итә. Карруж җиңелгән очракта исә аның хатынын ялган гаепләүләр өчен утта яндырырга тиеш булачаклар.

Кемгә карарга: Тарихи драмалар яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 28 октябрьдән күрсәтелә башлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG