Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 15 октябрьдә Хәтер көне митингы һәм йөреш уздыру өчен белдерү бирелгән


Казанда Хәтер көне митингы, 2019 ел
Казанда Хәтер көне митингы, 2019 ел

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Казанда 15 октябрь, Хәтер көне митингын уздыру һәм аннан соң Ирек мәйданыннан Казан Кирмәненә таба йөреш оештыру өчен Казан башкарма комитетына 1 октябрьдә белдерү тапшырган.

Фәрит Зәкиевнең шәхсән үз исеменнән бирелгән белдерүдә Хәтер көне митингын уздыру урыны дип 15 октябрьдә Казанның Бауман урамы сәгать яны, Пушкин урамы Вахитов һәйкәле яны һәм Татарстан урамы Камал театры яны язылган.

Урам йөрешендә Ирек мәйданыннан башлап Зур Кызыл урамы буенча Батурин урамын үтеп Казан Кирмәненә бару һәм Сөембикә манарасы янында тәмамланачагы күрсәтелгән.

Бу хакта Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев үзе җиткерде.

— Ике белдерүдә дә әлеге чараларны шәхсән үзем оештырачагымны яздым. Урам йөреше Хәтер көне митингыннан соң булачак. Ике белдерүгә дә уңай җавап булыр дип ышанам. Урысларның тәре йөрешенә рөхсәт бирелә бит. Ни өчен безгә бирелмәскә тиеш? Алар Казан кирмәненнән Батурин урамы буйлап үз йөрешләрен уздыралар. Без дә шушы ук маршрут буенча әмма киресенчә Ирек мәйданы-Батурин урамы-Казан кирмәненә бару өчен йөреш уздыруны килештерергә сорыйбыз, - диде Фәрит Зәкиев.

Аның сүзләренчә, чараны оештыруның төп максаты-татар милли традициясе-Хәтер көнен үткәрү. 1552 елда Казан алынганда һәлак булган ата-бабаларны искә алу.

Белдерүләрнең икесендә дә 150шәр кеше катнашачагы язылган.

Хәтер көне митингы өчен ике сәгать, йөреш уздыру өчен бер сәгатьлек вакыт күрсәтелгән.

Казан башкарма комитеты ике белдерүне дә 4 октябрьдә карап, Фәрит Зәкиевкә шул ук көннең киченә кадәр җавап бирергә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG