Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иремне моргтан эзләтеп таптым". Фәүзия Бәйрәмованың ире вафат


Фәүзия Бәйрәмова ире Җәмил Сафиуллин белән.
Фәүзия Бәйрәмова ире Җәмил Сафиуллин белән.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова иренең короновирустан үлеме турында хәбәр итте. Бу турыда бернинди дә рәсми хәбәр итүче булмады, таныш табиблар аша эзләп таптым ди ул. Юрист, 1990-1995 елларда Татарстанның Югары Шура депутаты булган Җәмил Сафиуллин 2 октябрьдә вафат булган.

2 октябрь язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең Facebook битендә ире Җәмил Сафиуллинның авыр хәлдә булып ашыгыч ярдәм машинасында алып китүләре турында язды. Бүген, 3 октябрь ул аның вафат булуын язды.

"Ирем кичә больницада үлгән. 22.40 та.... Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде", дигән ул үз аккаунтында.

"24 сентябрьдә мин Милләт җыенында идем, Җәмил температурам югары, авырыйм дип хәбәр итте, мин янына кайтып киттем. Ике көн югары температура белән интекте, үзебез дәваландык. Организм үзе көрәшсен диде. Телефон аша табиблар белән киңәшләштек, дарулар әйттеләр, шуны эчтек. Кичә инде сулый алмый башлады, ашыгыч ярдәм чакырттык. Алып китәбез дигәч, барасы килмәде, анда мине үтерәчәкләр, диде.

Иремне 5нче шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр, улым озата барды, әмма кертмәделәр. Иремә шалтыраттым, алмады. Берничә тапкыр шалтыраттым, хәлен белергә теләдем. Табиблар да җавап бирмәде. Бүген иртән дә шул ук хәл. Шалтыратам, белешәм, әмма берсе дә җавап бирмәде. Хастаханәдә "андый кеше исемлектә юк" диләр. Моргта телефон трубкасын алучы юк, якшәмбе - ял. Таныш табибыбыз аша гына белдек. Кичә Җәмил 22.40 сәгатьтә вафат булган. Менә шундый хәлләр бездә. Бер дә барасы килмәде хастаханәгә.

Фәүзия Бәйрәмова: "Ирем хастаханәдә чират көтеп үлгән булырга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00


5 ел буе үз хисабына, ике телдә, "Тарихи- мәдәни мирас" дип аталган газета нәшер итте. 5 ел буе "Алтын Урда" газетасын матди яктан финанслады. Минем кырыкка якын китабымны, акчасын табып, бөтен мәшәкатьларен үзе күтәреп, чыгарып бирде. Бөтен мәхкәмәләрдә хокукый яктан ярдәм итте, тормышыбызны ул алып барды. Миңа иҗат итәргә, милләт өчен эшләргә бөтен шартларын тудырды, дип сөйләде Бәйрәмова Азатлыкка.

Бәйрәмова да, мәрхүм ире дә вакцина ясатмаган булган. Җәмил Сафиуллин кайда, кайчан җирләнәчәге соңрак билгеле булачак.

Җәмил Сафиуллин — юрист, 1990-1995 елларда Татарстанның Югары шурасы депутаты, "Мирас" тарихи-мәдәни фонд җитәкчесе. 1953 елның 3 сентябрендә Татарстанның Түбән татар майнасы авылында туган. Озак еллар дәвамында Чаллыда яшәде, Фәүзия Бәйрәмованың тарихи китапларын бастырды, милли хәрәкәт эшчәнлегендә актив катнашты.

Алдагы көннәрдә Татарстан коронавирус чикләүләре кертелергә мөмкин, дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина .

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада 1 084 698 кеше вакцина ясаткан, шуларның 953 968е икенче дозаны алган. Вакцинаны кабаттан 14 256 кеше ясаткан.

Оператив штаб мәгълүматына күрә, соңгы тәүлектә Татарстанда 63 кеше коронавирус йоктырган, 5 кеше бу вирустан үлгән. Республикада COVID-19 йоктыру очраклары 27 123кә җиткән, аннан үлү очраклары исә 748 булган.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG