Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе рейтингында Казан 20нче урында 


Казан күренеше
Казан күренеше

2021 елның беренче ярты еллыгында казаннарның уртача хезмәт хакы 47,5 мең сум тәшкил иткән һәм өч кулланучылар кәрҗиненә тигез булган. 

Русия шәһәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе рейтингында Казан 20нче урынны гына алган. 2021 елның беренче ярты еллыгында казаннарның уртача хезмәт хакы 47,5 мең сум тәшкил иткән һәм өч кулланучы кәрҗиненә тигез булган, дип хәбәр ителә РИА Новости тикшеренүендә.

Белгечләр уртача хезмәт хаклары һәм кулланучылар кәрҗине бәясенең чагыштырмасын Русиянең иң эре 100 шәһәре арасында исәпләп чыгарган.
Рейтингта беренче урында Салехард, анда уртача хезмәт хакы –106,4 мең сум һәм бу акчага биш кулланучы кәрҗине сатып алырга мөмкин.

Хезмәт хакының кулланучылар кәрҗине белән чагыштырмасына күрә беренче бишлеккә шулай ук Көньяк Сахалин (уртача хезмәт хакы – 99 мең сум), Мәскәү (113,6 мең сум), Анадырь (129 мең сум) һәм Ханты-Манси (88 мең сум) кергән. Беренче унлыкта – Сургут, Петербур, Магадан, Төмән һәм Мурман шәһәрләре.

Хезмәт хакы белән кулланучылар кәрҗине чагыштырмасының иң түбән күрсәткечләре Калмыкия башкаласы Элистада ( хезмәт хакы – 31,7 мең сум, 1,91 кулланучылар кәрҗиненә тигез). Нальчик белән Грозный да соңгы урыннарны алган.

Алданрак FinExpertiza аудитор-консалтинг оешмасы төбәкләрдә 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләүче хезмәткәрләрне санаган иде. Татарстанда эшчеләрнең 4,4 проценты гына 100 мең сумнан артыграк хезмәт хакы алуы билгеле булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG