Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама башлыгы вазифасын башкаручы итеп Рамил Муллин сайланды


Рамил Муллин
Рамил Муллин

Моңа кадәр Муллин Мөслим районын җитәкләде. Айдар Метшин думага китә.

Мөслим районының элекке башлыгы Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма хакимияте җитәкчесе вазифасын башкарачак. Бүген, 4 ноябрьдә, Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәр шурасының чираттан тыш утырышында аның намзәтен тәкъдим иттеләр.

Моңа кадәр Түбән Кама районын җитәкләгән Айдар Метшин Русия думасында депутат булып китәчәге билгеле булды. Ул район башлыгы һәм шәһәр мэры вазифаларыннан китүен белдерде. Шулай ук район башкарма хакимияте җитәкчесе булып эшләгән Айдар Сәйфетдинов та үз эшеннән киткән.

Рамил Муллин Мөслим районы белән сигез ел җитәкчелек итте. Аңа 47 яшь. Тумышы белән Мөслим районыннан. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Мөслим районының баш санитар табибы, Үзәк район хастаханәсе баш табибы, соңрак Түбән Кама районы башлыгы урынбасары, Казан хакимиятенең административ-техник инспекциясе җитәкчесе булып эшләгән. Мөслим районы белән 2013 елдан идарә итте.

Бүген Мөслим районына да яңа башлыкны тәкъдим иттеләр. Бу вазифага "Август-Агротехнологии" дилер үзәге генераль мөдире булып эшләгән Альберт Хуҗин билгеләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG