Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Мәскәүдә һәм Мәскәү янында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" ислам оешмасы тарафдарларын тоткарлавы турында хисап биргән. Бу хакта оешманың иҗтимагый элемтәләр үзәгенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
ФСБ мәгълүматына күрә, тыелган оешманың ике лидеры һәм алты әгъзасы тоткарланган. Алар барысы да "дөнья хәлифәте төзү доктринасына нигезләнгән, дөньяви җәмгыять институтларын җимерүгә һәм гамәлдәге хакимиятне көч кулланып бәреп төшерүгә юнәлдерелгән конституциягә каршы килә торган эш белән шөгыльләнгән" диелә.
"Хизб ут-Тәхрир" тарафдарлары Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасында террорчылык идеологиясен тараткан, диелә. Тоткарланучыларда Русиядә тыелган пропаганда материаллары табылган. Җинаять эше ачылган, әлегә нинди матдәләргә нигезләнелүе хәбәр ителми.
Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!