Accessibility links

Кайнар хәбәр

Gulagu.net проекты Русия төрмәләрендәге җәзалауларның видеоархивын кулга төшерә алган


Gulagu.net мәгълүматына күрә, җәзалаулар һәм көчләүләр аша 200дән артык кеше узган, әмма видеоларда аларның 40ын гына мыскыл итүләр яздырылган.

Gulagu.net хокук яклау проектын оештыручы Владимир Осечкин Русия колонияләрендә махсус хезмәтләрнең хөкем ителгәннәрне рәхимсез рәвештә җәзалаулары яздырылган видеоархивны ала алуын белдерде.

Сүз 40 ГБ-тан артык видеолар турында бара. Осечкин сүзләренә күрә, бу видеолар "Русия төрмәләрендә федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) агентларының "зондеркомандалары" гамәлдә булуын, кураторлар кушканда аларның тоткыннарны җәзалавын һәм көчләвен дәлилли".

Моннан тыш, корбаннарны бу видео компроматлар ярдәмендә "җәзалау конвейерендә" алга таба да катнаштыруларын дәвам итәләр: аларны "әләкчеләр" сыйфатында кулланалар яки тикшерүчеләр алдан әзерләп куйган күрсәтмәләрне имзалаталар.

Архивтагы беренче видеода төрмәгә охшаган бина эчендә берничә кеше барлыгы күренә. Анда ятакка бәйләп куелган тоткынны көчлиләр. Бу видеоны "Вот так" басмасы чыгарды. Вакыйгалар узган елның февралендә булган, диелә.

Басма шулай ук Осечкинның видеоархивны ничек кулга төшерә алуын сөйли. Аның сүзләренә күрә, Gulagu.net хезмәткәрләре ФСИН оешмаларының берсендә биш ел җәза мөддәтен үтәгән кешене Русиядән чыгара алган. Бу кешенең исеме күрсәтелми, әмма програмчы булуы һәм аны "кыйнаулары, җәзалаулары, соңыннан профессионал буларак кулланулары" әйтелгән. Шуңа күрә 2018 елдан 2020 елга кадәр ул оешма хезмәткәрләренең компьютерларын һәм видеорегистраторларын карый алган.

Осечкин сүзләренчә, видеоархив ФСИНның Владимир, Саратов һәм Иркутскидагы өч төбәк идарәсенә кагыла. Gulagu.net мәгълүматына күрә, җәзалаулар һәм көчләүләр аша 200дән артык кеше узган, әмма видеоларда аларның 40ыннан гына мыскыл итүләр яздырылган.

Gulagu.net проекты тугыз ел элек эшли башлаган. Ул төрмәдә утыручыларның туганнарын, хокук яклаучыларны, журналистлар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә. Проектның максаты – төрмәләрдә газаплаулардан зыян күргән, җәберләүләргә дучар ителгән тоткыннарга хокук ярдәме күрсәтү, коррупция очракларын ачыклау, Русия төрмәләрендәге хәлләр турында мәгълүматны медиалар, социаль челтәрләр аша халыкка чыгару.

Май аенда Осечкин проектның архивларын Русиядән читкә күчерүне белдерде. Бу оешмада катнашучыларның иминлеге өчен эшләнә диелде.

Быел июль аенда Роскомнадзор ФСИН һәм ФСБ таләбе белән Gulagu.net сайтын томалады. Осечкин проектның эшчәнлеге дәвам итәчәк, әмма барлык хезмәткәрләр дә иминлекләрен тәэмин итү өчен Русиядән читкә күчереләчәк, диде. Осечкин үзе дә чит илгә күчеп китте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG