Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанның тикшерү комитетыннан документлар һәм акча урланган


Беренчел мәгълүматларга күрә, 15 миллион сум акча һәм эш материаллары югалган.  

Татарстан тикшерү комитетының дүртенче бүлекчәсендәге бүлмәдән билгесез кешеләр әйберләрдән гыйбарәт дәлилләр һәм акча – 15 млн сум урлаган, дип яза бүген республика мәгълүмат чаралары.

"Бизнес Online" мәгълүматына күрә, акчадан тыш караклар мөһим кәгазьләр салынган папканы да алып чыгып киткән. Нинди кәгазьләр турында сүз баруы әйтелми. Урлашырга кергәннәрнең саны берничә кеше булган, алар битлекләр кигәннәр. Ә акчалар һәм кәгазьләр хәзерге вакытта ялда булган тикшерүченең сейфыннан югалган диелә басма хәбәрендә. Беренчел мәгълүматка күрә, караклар тикшерү комитеты бинасына якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә кергәннәр.

Әлегә тикшерү эшләре алып барыла. Татарстан тикшерү комитетының дүртенче бүлекчәсе аеруча мөһим эшләрне тикшерү һәм икътисади җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнә.

Татарстан тикшерүчеләреннән әйберләрдән гыйбарәт дәлилләрне беренче мәртәбә генә урламыйлар. Яшел Үзән активисты Алексей Соловьевка һөҗүм эшеннән лом һәм шикләнелүченең зыян күрүчене үтерергә теләгәндә кулланган коралы юкка чыккан иде. Шулай ук шикләнелүченең кемнәргә шалтыратуы турындагы белешмәсе дә табылмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG