Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook үз сервислары эшендәге өзеклекнең сәбәпләрен атады


Ул – техник җитешсезлекләр диелә. Facebook-ка нигез салучыларның берсе Марк Цукерберг өзеклекләр булган вакытта якынча алты миллиард доллар югалткан. 

Facebook сервислары эшендәге глобаль өзеклекнең сәбәбе-техник җитешсезлекләр дип белдерделәр ширкәттә. Инженерлар әйтүенчә, Facebook-ның мәгълүматларны эшкәртүче үзәкләре арасындагы элемтә трафигын көйләүгә җавап бирүче магистраль маршрутизаторларның көйләнешләрен үзгәрткәннән соң өзеклек килеп чыккан.

Facebook вәкилләре барлык кулланучылардан гафу үтенде. Глобаль өзеклек фонында АКШ биржаларындагы төп индекслар төшкән. Өлешчә алганда, NASDAQ индексы ике проценттан артыкка, ә Facebook корпорациясенең үз хиссәләре биш проценттан артыкка төшкән.

Bloomberg мәгълүматына күрә, Facebook-ка нигез салучыларның берсе Марк Цукерберг өзеклекләр булган вакытта якынча алты миллиард доллар югалткан (якынча сәгатенә бер миллард доллар тирәсе).

Кичә бөтен дөнья буйлап төрле илләрдә Facebook, Instagram, Facebook Messenger һәм WhatsApp эшендә проблемнар килеп чыкты. Бу илләр арасында Русия, АКШ, Британия, Канада, Нидерланд, Германия, Италия, Франция һәм башкалар бар.

Социаль челтәрләрнең эшчәнлеге сишәмбегә каршы төндә торгызыла башласа да, барлык проблемнар иртәнгә генә бетерелде.

Facebook-ның эчке җиһазлары да эшләмәгән. Күп кенә хезмәткәрләр электрон керү карталары эшләмәү сәбәпле корпорациянең офисына керә алмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG