Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Казан күкерт заводына каршы чикләүләр керткән 


Казанда күкерт заводы
Казанда күкерт заводы

Ул өч ел үз көчендә булачак. Моннан тыш, аннексияләнгән Кырымда Русия думасына сайлаулар уздыруга катнашы булган 95 кешегә карата да шәхси чикләүләр кертелгән.  

Украинаның Милли саклану һәм иминлек шурасы (СНБО) Казан күкерт заводына каршы чикләүләр керткән. Документ Украина президенты Владимир Зеленский тарафыннан расланган.

Чикләүләр шулай ук Амур суднолар төзү заводына, Акъярның (Севастополь) "Маяк" судно техникасы заводына, Сингапурда теркәлгән "Zasshid PTE. LTD ширкәтенә каршы кертелгән. Алар өч ел үз көчендә булачак.

Моннан тыш, Зеленский аннексияләнгән Кырымда Русия думасына сайлаулар уздыруга катнашы булган 95 кешегә карата да чикләнмәгән вакытка шәхси санкцияләр керткән. Бу кешеләр арасында Русия генә түгел, Украина ватандашлары да бар, диелә. Аларның күбесе сайлауларда намзәт сыйфатында катнашканнар. Шулай ук чикләүләр бүлге сайлау комиссияләре әгъзалары һәм Русия федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләренә карата кертелгән.

Санкцияләр активларны томалауны, сәүдә эшләрен чикләүне, Украина территориясендә ресурслар транзитын, очышларны һәм әйбер ташуны туктатуны, дәүләт милкен хосусыйлаштыру һәм арендалауны тыюны күз уңында тота. Шулай ук Украинага валюта кыйммәтләре кертү, яки аннан алып чыгуны һәм түләү картларын кулланганда кәгазь акча бирүне чикләячәкләр.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG