Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә беренче мәртәбә бер тәүлектә COVID-19дан 900дән артык кеше үлгән


Шуның 5 очрагы Татарстанда, 28е – Башкортстанда.  

Оператив штаб хәбәренә күрә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп, Русиядә узган тәүлектә 929 кеше коронавирустан үлгән. Бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч. Сентябрь ахырыннан үлүчеләр саны кисәк арта башлады. 27 сентябрьдә 779 кеше үлгән иде, бүгенге күрсәткечләр төгәл 150 кешегә күбрәк. Хакимиятләр коронавирус белән авыручылар һәм аннан үлүчеләр санының артуын җәйге яллар сезоны төгәлләү һәм халыкны вакциналауның җитешле дәрәҗәдә булмавы белән бәйли.

Сентябрь ахырында Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко вакцинаның беренче дозасын 49 миллион, ә ике компонентын да якынча 40 миллион русиялегә ясауларын хәбәр иткән иде. Росстат мәгълүматларына күрә, илдә 146 миллион кеше яши.

Оператив штаб мәгълүматынча, яңа төрдәге коронавирус инфекциясеннән 212 625 кеше үлгән. Шулай да Росстат узган елның апреленнән быелның июленә кадәр COVID-19-дан үлүчеләрнең саны 367 меңнән артык дип санап чыгарган. Оешма үз статистикасына COVID-19 фонында башка авырулардан үлүчеләрне дә, кешедә вирус үлгәннән соң гына табылган очракларны да керткән.

Бәйсез демографлар бәясенә күрә, үлүчеләр саны оператив штаб биргән мәгълүматлардан өч тапкыр артыграк — алар коронавирустан илдә 600 меңнән артык кеше үлгән, дип бәяли.

Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус йоктыруның 25133 очрагы ачыкланган. Сентябрь башыннан авыручылар 30 процентка арткан.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 73 яңа очрагы ачыкланган, 5 кеше үлгән. Пандемия башыннан 27474 кеше COVID-19 белән авырган, 770 кеше үлгән.

Башкортстанда янә рекорд: узган тәүлектә республикада 536 кешедә коронавирус барлыгы ачыкланган, 28 кеше авырудан үлгән. Шул рәвешле Башкортстанда COVID-19 йоктырганнарның гомуми саны 69 830, үлүчеләрнеке 1760 булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG