Accessibility links

НАТО: Русия миссиясенең 8 әгъзасы махсус хезмәтләрнең яшерен хезмәткәрләре булган 


 Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

Русия дипломатия миссиясенең сигез әгъзасы октябрь ахырына кадәр Брюссельдән депортацияләнәчәк. Шулай ук миссиядәге ике вазифа кыскартылган. Моңа карата Мәскәү "җавап чаралары күреләчәк", дип белдерде. 

НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг Брюссельдәге Төньяк Атлантика берлегенең штаб-фатирындагы Русия дипломатия миссиясенең сигез әгъзасыннан аккредитацияләре кире алынуы турында белдерде. Чөнки алар "Русия махсус хезмәтләренең яшерен хезмәткәрләре булган", диелә.

Моннан тыш, миссиядәге ике вазифа кыскартылган. Шул рәвешле, НАТО карары нигезендә Русия миссиясе ике тапкырга кыскарып, 20 кешедән 10 кешегә калган.

Пәнҗешәмбе көнне булган матбугат очрашуында Столтенберг русияләрне илдән куып чыгару карары "ниндидер билгеле бер вакыйга белән бәйле түгел иде"дип белдерде.

Ул соңгы вакытта НАТОда "Русиянең, аерым алганда Европада да, зыян китерүче эшчәнлеге артуын күзәттеләр" диде һәм депортациянең моңа җавап булуын искәртте.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәүнең НАТО белән мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм диалогны торгызуга кагылышлы башка бернинди иллюзияләре дә юк дип белдерде.

"Бу перспективлар тулысынча диярлек өзелә", диде ул.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова сүзләренә күрә, русия дипломатлары саны кимүе Мәскәүне аптыраткан, әмма көтелмәгән хәл булмаган. Захарова "җавап чаралары күреләчәк", дип белдерде.

"НАТОның Русиягә карата сәясәте эзлекле булып кала. Без Русиянең агрессив гамәлләренә җавап итеп, үз-үзебезне кулда тотуны һәм яклауны көчәйттек, шул ук вакытта конструктив диалог өчен ачык булып калабыз", дип белдерде НАТО вәкиле Русия миссиясе әгъзаларын илдән куып чыгаруга шәрехләмә биреп. Дипломатлар Брюссельдән октябрь ахырына кадәр чыгып китәргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG