Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән чит илгә күченгән ун кешенең алтысы иминлек эзләп киткән


Архив фотосы
Архив фотосы

Русия, Һиндстан һәм Мексикадан кала, халкы башка илләргә чыгып китү саны белән өченче урында тора. Иминлек эзләүдән тыш, күченеп китүчеләр сәяси вазгыятьтән канәгать булмавын һәм балаларының киләчәген кайгыртырга теләвен әйткән.

Чит илгә күчеп киткән русияләрнең 64 проценты китү сәбәпләрен имин мохит эзләү булды, дип әйткән. 54 проценты сәяси вазгыятьне телгә алган, 51 проценты – балаларының киләчәген кайгырту сәбәпле, дигән. "Такие дела" басмасының бәйсез тикшеренүчеләр такымы белән берлектә уздырган тикшеренү нәтиҗәсе шундый.

Аларның бәяләмәсенә күрә, 2000 елдан 2020 елга кадәр илдән 4 миллионнан 5 миллионга кадәр русияле чыгып киткән. Шуларның яртысы диярлек – ерак чит илләргә.

Эмиграциянең кисәк үсүе 2012 елда Русия президенты Владимир Путинны өченче мөддәткә сайлау вакытына туры килде, ул чакта китүчеләр саны берьюлы өчтән бер өлешкә артты. Соңгы елларда ел саен елына 300 меңләп кеше чит илгә чыгып китә, диелә.

Тикшеренү авторлары әйтүенчә, Русия, Һиндстан һәм Мексикадан кала, халкы башка илләргә чыгып китү саны белән өченче урында тора. Башка илләрдә чыгышы белән Русиядән булган кимендә 10,5 миллион кеше яши.

2019 елда шушындый ук тикшеренүне "Проект" интернет басмасы уздырган иде. Редакция эзләү системнарында Русиядән чит илгә күченеп китүгә кагылышлы сораулар турындагы статистика китерде. Иң күп сораулар 2014 елның башына, Кырым аннексиясе белән тәмамланган Украина кризисы кызган вакытка һәм 2018 елга – Путин дүртенче мәртәбә Русия президенты булган чорга туры килгән.

Быел июнь аенда "Левада" үзәге һәр бишенче русияленең илдән китәргә теләвен хәбәр иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG