Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юкка чыга баручы телләр: аларны ничек саклап калырга


Дөньяның 90 илендә 4 мең телдә сөйләшүче 476,6 миллион асаба халык вәкиле яши

Туган телләрне саклау, аз санлы халыкларның хокукларын яклау — дөньякүләм проблем булып кала. Cultural Survival төркеме уздырган конференциядә Русиядәге азчылыклар вәкилләре дә катнашты. Азатлык чарада яңгыраган иң кызыклы чыгышларны барлады.

Cultural Survival — Кембриджда (Массачусетс штаты, АКШ) урнашкан, асаба халыкларның хокукларын яклау белән шөгыльләнүче төркем.

5-7 октябрь Cultural Survival төркеме "Туган телләребезне һәм ландшафтларны торгызу һәм яклау" дип аталган онлайн конференция уздырды. Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче асаба халык вәкилләре туган телләрне саклап калу, аз санлы халыкларның хокукларын яклау чаралары турында фикер алышты.

Оешма сайтындагы мәгълүматка караганда, дөньяның 90 илендә 4 мең телдә сөйләшүче 476,6 миллион асаба халыклар вәкилләре яши. Оешма төрле чорларда колонизаторлар, эре сәнәгать һәм корпорацияләрнең комсызлыгы аркасында зыян күргән асаба халыкларның хокукларын яклау һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.

Инглиз-испан телләрендә барган конференциядә Русия халыклары вәкилләре дә чыгыш ясады. Азатлык иң кызыклы чыгышларны барлады.

Остазлык идеясе ("Тел оясы")

Конференциянең "Асаба халыкларының телләрен йорттан читтә торгызу һәм ныгыту методологиясе һәм практикасы" панелендә чыгыш ясаган Виктория университеты профессоры, Төньяк Айова университетының Арктика асаба халыкларын өйрәнү факультеты доценты Татьяна Дегай Камчаткада яшәүче ителмәннәрнең теле, мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләде.

Татьяна Дегай
Татьяна Дегай

Гаиләдән тыш телне саклау ысулларының берсе буларак галимә "тел оялары" форматын китерде. Шулай ук доминант телдә сөйләшергә өйрәнгән балаларны асаба халык телен генә белүче өлкән буын вәкилләре белән аралаштыру мисалларын китерде - бу очракта укучылар остазларыннан туган телләрен өйрәнә, өлкәннәр доминант телне яңа тел буларак үзләштерә. Укучы-остаз форматының бер үрнәге буларак, профессор өлкән буын вәкилләренең җирле мәдәни мирасның интернет-харитасын төзүдә ярдәм итүен сөйләде.

Валентина Совкина
Валентина Совкина

"Тел оясы" форматын куллану тәҗрибәсе белән саами вәкиле, "Кола саами радиосы" мөдире Валентина Совкина да бүлеште. Русия, Финляндия, Норвегия, Швеция чикләрендә яшәүче милләтнең иң күпсанлы урыны дип Совкина үзе яшәгән Ловозер районын атый (700 кеше). Спикер аңлатуынча, саами халкының күченүенә һәм тел югалуына сәбәпчеләрнең берсе - металлургия.

Ючи телен торгызу мисалы (Канада)

Ючи телен саклаучы проектның (Yuchi Language Project) башкарма мөдире Ричард Граундс әбисенең Оклахомадагы колонизатор интернатында тәрбияләнүен, бу интернатларның балаларны гаиләләрдән тартып алып, колонизатор телендә тәрбияләвен сөйләде.

Ричард Граундс
Ричард Граундс

"Ата-бабалары телендә сөйләшкән балаларның авызларын сабын белән юу аларны яшьтән үк асаба телдән биздерү, бала башына ул телдә сөйләшү оят, дип сеңдерү өчен эшләнә. Бу интернатка эләккәндә минем әби инде үсмер була, шуңа күрә ул белгән кадәресен онытмый, әмма 6-7 яшьлек балаларны туган теленнән биздерүче бу интернатларның җирле вак милләтләрне корыту сәясәтен соңгы елларда казып чыгарылган күп санлы балалар каберлекләреннән күзаллап була" ди Граундс. Ул әйтүенчә, әбисе балаларына бу "проблемлы" телне тапшырырга теләмәгән. "Мондый сәясәт туктатылганнан соң телне торгызу дүртенче буында гына мөмкин - минем оныкларымның телләре генә туган телдә ачыла алды, һәм без алар белән ючи телендә генә сөйләшәбез", ди Граундс.

Диалектлар

"Нютаг хэлэн" ("Диалектлар") газетына нигез салучы, газетның мөхәррире Дулма Баторова конференциянең "Массакүләм мәгълүмат чаралары аша асаба халыкларының телләрен үстерүгә һәм торгызуга ярдәм итүче тарихларны сөйләү" панеле утырышында бурят теленең югалып баручы диалектлары һәм Чыңгыз хан чорыннан бирле кулланылган, совет хакимияте килгәч тыелган иске монгол язуы турында сөйләде.

Дулма Баторова
Дулма Баторова

"1937-1938 еллардагы сәяси репрессияләр аркасында бурят халкының күренекле зыялылары юк ителә, моннан соң инде тел сәясәтен торгызу белән шөгыльләнердәй кеше калмый", ди Баторова. Спикер үзе әдәби тел белән беррәттән диалектларны да үстерү яклы: "Хәзерге мәктәп укучылары бурят телен өйрәнергә теләми. Шәһәрләрдә бурят теле яңгырамый, ул хәзер авылларда гына саклана. Бурят теле проблемына әдәби тел күзлегеннән генә караган очракта, якын киләчәктә ул яңгыраудан туктарга, язма тел булып кына калырга мөмкин. Без әдәби тел үсешенә каршы түгел, безнеңчә, төрлелектә - бердәмлек" ди Баторова.

Русия асаба телләренең уртак проблемнары

Полина Шулбаева
Полина Шулбаева

Асаба халык телендә сәйләшүчеләр санын арттыру турында фикер алышу барышында Себер асаба халыкларын яклау үзәге координаторы Полина Шулбаева асаба телләренә багышланган дискуссия панелендә күтәрелгән проблемнарның Русия халыклары өчен актуаль булганнарын атап үтте:

  1. Ниндидер телдә сөйләү һәм ул телдә уйлау - бер үк әйбер түгел. Асаба халык телендә сөйләшүчеләр белән аралашканда, кайберләре төшенеп бетсен өчен, дәүләт телендә аңлатырга туры килә. Яңа "тел йөртүчеләр" озын диалогларга күнекмәгән, алар кыска диалогта гына катнаша ала.
  2. Мәктәпләрдә телне укыту теле буларак түгел, аерым предмет буларак кына өйрәтү. Русия кануннары җирле телләрне төп тел итеп түгел, ә чит тел кебек өйрәнергә генә мөмкинлек бирә. Һәм аларның саны да атнага бер-ике дәрескә генә кайтып кала.
  3. Укыту әсбаплары җитмәү - күп кенә халыкларның, мәсәлән, математика кебек фәннәрне туган телдә укыту әсбаплары юк.
  4. Түбән мотивация. Күп төбәкләрдә ата-аналар минем балама рус теле яки инглиз теле генә кирәк дип саный.

Азчылык телләрен саклап калуда киләсе адымнар

Йомгак итеп Полина Шулбаева киләчәктә игътибар таләп иткән форматларны атады.

  1. Остаз-укучы, "тел оясы" форматларын тарату
  2. Телне киләсе буынга мәдәният белән бергә җиткерү
  3. Технологияләрне актив куллану - туган телне өйрәтү өчен мультимедиа булдыру, балалар өчен видеодәресләр яздыру, мессенджерларда туган телдә аралашу, телне йөртүчеләрнең сөйләмен аудиога яздыру
  4. Туган телне өйрәтүчеләрне әзерләү
  5. Тарихны өйрәтү
  6. Туган телне белү белән горурлык хисе тәрбияләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG