Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәләдә парашютчылар утырган очкыч җиргә килеп төшкән, корбаннар бар


Минзәлә районында килеп төшкән очкыч
Минзәлә районында килеп төшкән очкыч

Очкычта 22 кеше: 20 парашютчы һәм экипажның ике әгъзасы булган диелә. 16 кеше һәлак. 11 октябрь Татарстанда матәм көне игълан ителде.

Татарстанның Минзәлә районында парашютчылар утырган ике моторлы L-410 очкычы җиргә килеп төшкән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Интерфакс хәбәр итте. Мәгълүматны РИА Новостига Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгында да раслаганнар.

Очкычта 20 парашютчы һәм ике экипаж әгъзасы булган диелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе белдерүенчә, алты кеше очкычтан чыгарылган, алар Минзәлә район хастаханәсенә җибәрелгән. Алар авыр хәлдә диелә. Казан вакыты белән иртәнге 10:45 сәгатькә алты кешенең һәлак булуы билгеле, аларның җәсаде очкычтан чыгарылган. Соңрак тагын 10 кешенең һәлак булуын расладылар.

Казаның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Беренчел мәгълүматларга караганда, очкычның моторы эшләми башлаган. Шулай ук очкычта тиешледән артык кеше булу да казага китерергә мөмкин диелә. Очкыч җиргә килеп төшкәндә икегә аерылган, яна башлаган. Янгын тиз арада сүндерелгән.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, очкыч Минзәләдән иртәнге сәгать 9да чыгып киткән һәм очып китү белән аның белән элемтә өзелә. Тикшерү бара.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каза урынына килде.

Error rendering VK.

11 октябрь Татарстанда матәм көне игълан ителде.

Билгеле булганча, парашютчыларның алтысы Уфадан булган, дүртесе һәлак булган. Йошкар-Ола, Сембер шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән берәр кеше, алар исән. Удмуртиядән өч кешенең икесе үлгән, Татарстаннан тугыз кешенең барысы да һәлак булган. Шулай ук Чиләбедән дә бер кеше үлгән.

Let L-410 "Turbolet" - ике моторлы җиңел очкыч. 1966-1967 елларда Let Kunovice Чехославакия заводында уйлап табылган. 2008 елда Екатеринбурдагы Урал сивил авиация заводында җыелган беренче L-410 очкычы чыгарыла.

Минзәлә аэроклубында кулланылган әлеге очкыч 1987 елдан бирле кулланылышта булган. Башта ул СССР Хәрби һава көчләрендә очкан, аннары саклауга куелган, соңрак ДОСААФ системына бирелгән.

Сентябрьдә L-410 Иркутски янында, июльдә — Кемерово янында килеп төшкән иде.

Хәбәр тулыландырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG