Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбург өлкәсендә ялган аракы эчеп үлүчеләр саны 34кә җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Орски шәһәрендә мондый хәмерне җитештергән нокта ачыкланды, агулану очраклары турындагы хәбәр исә 6 октябрьдән 7 октябрьгә каршы төндә чыккан иде.

Оренбург өлкәсендә ялган аракыдан агуланып үлүчеләр саны 34 кә җиткән дип хәбәр итә өлкә хакимияте. Җирле хастаханәгә китерелгән шундый 24 агуланучының 11енең хәле канәгатьләнерлек, алтысы – чыгарга әзерләнә. Ике агуланучының хәле уртача авырлыкта, җидесе – авыр хәлдә, дүртесе – үпкәләрен ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган, тугыз кеше исә амбулатор шартларда дәвалана. Бу хакта якшәмбе көнне кич белән Оренбург өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәламәтлек өчен куркыныч хәмер сатылган Орски шәһәренең урамнарында пластик шешәләрдә генә түгел, пыяла шешәләрдәге спиртлы эчемлекләрнең дә куркыныч булуы турында тавыш белән кисәтеп урам буйлап машиналар йөри.

Төбәк хакимияте алданрак сатып алынган хәмерне азык-төлек җыелмаларына алыштыруны да оештырган иде.

Оренбург өлкәсендә яшәүчеләрнең ялган аракы белән агулануы турындагы хәбәр 6 октябрьдән 7 октябрьгә каршы төндә чыкты. Орскида бу хәмерне җитештергән, бүлеп саткан һәм саклаган пункт барлыгы ачыкланган иде, тикшерүчеләр биредәге ялган аракы җитештерү җиһазларын һәм 3 меңнән артык шешә хәмерне тартып алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG