Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре урынбасары Нуланд Русиягә киләчәк


Виктория Нуланд
Виктория Нуланд

Аңа Русиягә керү 2019 елдан тыелган иде. Моңа алмаш итеп, АКШ бер русиялегә карата чикләүләрен гамәлдән чыгарган.

Бүген Мәскәүгә фикер алышулар өчен АКШ дәүләт секретареның сәяси эшләр урынбасары Виктория Нуланд киләчәк. Урынбасар Русиягә керә алсын өчен, АКШ санкцияләр исемлегеннән бер Русия ватандашын чыгарган.

Виктория Нуландка Русиягә керү тыелуы хакында 2019 елда билгеле булган иде. АКШ Русия түрәләренә каршы чикләүләр керткәннән соң, Нуландны моңа җавап буларак төзелгән "кара исемлеккә" керттеләр. Шуннан бирле ул Русиягә керә алмады.

Якшәмбе көнне "Россия 1" телеканалы эфирында тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Вашингтонның кайбер Русия түрәләренә булган чикләүләрен гамәлдән чыгаруына алмаш итеп, Нуландка Мәскәүгә килүне рөхсәт итүләрен раслады.

Соңрак "Мәскәү сөйли" ("Говорит Москва") радиосы белән әңгәмәсе вакытында Захарова төгәллек кертеп, ике тарафның да санкцияләр исемлегеннән берешәр кешене чыгаруын белдерде. Әмма АКШ чикләүләренең кайсы русиялегә карата гамәлдән чыгарылуын Захарова әйтмәде.

Алданрак "Коммерсантъ" Нуландның Русиягә булачак эш сәфәренә алмаш буларак, тышкы эшләр министрлыгының кораллануны таратмау һәм күзәтү департаменты белгече Константин Воронцовка виза бирүләрен таләп итүе турында язган иде. Ул 2019 елдан бирле Америка визасы ала алмаган.

Русия рәсми затлары Виктория Нуландның эшчәнлегенә ул 2013 елда дәүләт секретаре урынбасары вазифасына килгәннән бирле тәнкыйть белән карый

Русиядә ул 2014 елда Украинадагы Евромәйдан вакыйгаларында катнашучыларны хуплаганнан соң танылу алды. Нуланд берничә мәртәбә Русиягә карата чикләүләрне кырыслату яклы булуын белдерде. 2020 елның июнендә язган мәкаләсендә "бары тик Вашингтонның артык нык йомшаклык күрсәтүе аркасында гына Кремль өчен халыкара аренадагы уңыш мөмкин булды", дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG