Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка ширкәте COVID-19дан даруны хуплауга гариза биргән 


Молнупиравир даруы
Молнупиравир даруы

Молнупиравир коронавирустан иң киң кулланыла торган беренче дару булырга мөмкин.  

Американың Merck фармацевтика ширкәте һәм аның партнеры Ridgeback Biotherapeutics дүшәмбе көнне азык-төлек һәм даруларны күзәтү федераль идарәсенә (FDA) COVID-19га каршы даруны хуплауга гариза биргән.
Ун көн элек молнупиравир даруын клиник тикшерүнең өченче стадиясе уңышлы узуы турында игълан ителде. Ул чирне йоктыру куркынычы югары булган төркемдәге кешеләрнең һоспитальләргә эләгү һәм үлү куркынычын 50 процентка киметкән.

Кан тамырына ясала торган ремдисивир даруыннан аермалы буларак,
молнупиравир дару төймәләре рәвешендә кулланыла. Аны коронавирус йоктыруның беренче билгеләре күренгәч, биш көн эчендә эчәргә киңәш ителә. Дәвалану курсы биш көн. Ремдисивир белән чагыштырганда нәтиҗәлелеге азрак булса да, куллану тәртибе җиңелрәк булу сәбәпле, ул СOVID-19дан иң киңкүләм файдаланылучы беренче дару булырга мөмкин.

FDA молнупиравирны хуплау турындагы карарны ел ахырына кадәр кабул итер, дип көтелә. Merck ширкәте бу даруны җитештерә башлаган инде. Ул даруны аз керемле илләргә җибәрергә тиешле берничә ширкәт белән лицензияле килешүләр төзегән.

Америка белгечләре әйтүенчә, әлеге дарулар пандемия белән нәтиҗәле көрәш чарасы булырга мөмкин, әмма бу кешеләргә вакцинадан баш тарту өчен сәбәп булмаска тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG