Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты Баш прокуратурага COVID-19 чикләүләрен шикаять иткән 


Татьяна Гурьева фикеренчә, түрәләр халыкны дискриминациягә дучар иткән.  

Чаллы шәһәр шурасы депутаты, "Русия коммунистлары" фиркасе әгъзасы Татьяна Гурьева Баш прокуратурага Татарстандагы коронавируска каршы кертелгән яңа чикләүләрдән зарланып, мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Гурьева фикеренчә, вакцина ясатмаган кешеләргә карата тыюлар кертеп, түрәләр "гражданнарны дискриминацияли" һәм "хәрәкәт итүгә конституция хокукыннан" мәхрүм иткән.

Депутат Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм республика президенты Рөстәм Миңнехановка да хатлар юллаган.

Гурьева, яңа чикләүләр кертелгәннән соң, кабул итү бүлмәсенә "сайлаучыларның шикаятьләре язылган мөрәҗәгатьләре килүен" белдергән.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелде. Хәзер җәмәгать урыннарында QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин. Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG