Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия 158 мең Үзбәкстан ватандашына карата илгә керү тыюын гамәлдән чыгарды  


Русиягә китәргә җыенган үзбәкләр
Русиягә китәргә җыенган үзбәкләр

Русия хакимиятләре илдә эшче мигрантларның җитешмәве турында моңа кадәр берничә мәртәбә әйткән иде. 2020 елда Русиядә мигрантлар саны ике тапкырга диярлек кимегән. 

Русия моңа кадәр илгә керү тыелган 158 мең Үзбәкстан ватандашына "миграция амнистиясе" игълан итте. Бу хакта Үзбәкстанның Мәскәүдәге илчелегенең сайтында хәбәр ителә.

Депортацияләү карарын Русия мәхкәмәләре чыгарган очракта, үзбәкстаннарга "миграция амнистиясе" кагылмый. Моннан тыш, Русиягә эшкә китәргә җыенучы 10 мең кеше хезмәт эшчәнлегенә патентларны Үзбәкстаннан чыкканчы ук рәсмиләштерә алачак дип килешкәннәр.

Бу эшләүгә рөхсәтне рәсмиләштерү вакытын шактый тизләтәчәк диелә, аңа булган чыгымнарны Русиянең эш бирүчеләре каплаячак.

Алданрак Русиянең мигрантлар федерациясе президенты Вадим Кожинов Русиянең 150 мең Үзбәкстан һәм 150 мең Таҗикстан ватандашы өчен "миграция амнистиясе" игълан итүен белдергән иде. Амнистия илдән Эчке эшләр министрлыгы карары буенча чыгарылган кешеләргә генә кагыла диде Кожанов.

Агымдагы елның беренче кварталында Русиядән 1345 чит ил кешесе депортацияләнгән. Узган елның шул ук чорында Русиядән 1139 кеше чыгарып җибәрелгән булган. Бу хакта эчке эшләр министрлыгына сылтанып, "Известия" хәбәр иткән иде.

Русия хакимиятләре илдә эшче мигрантларның җитешмәве турында моңа кадәр берничә мәртәбә әйткән иде. Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Марат Хөснуллин, якын ике елда илдә барган төзелешләргә генә дә биш миллион эшче мигрантны җәлеп итәргә кирәк булачак дип белдерде. Әлеге проблем пандемия һәм чикләрнең ябылуы фонында көчәйде.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, 2020 елда Русиядә мигрантлар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Элегрәк илдә уртача 9-11 миллион мигрант яшәсә, аларның саны узган ел 6 миллион 300 мең кешегә генә калган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Русия тимер юллары" агросәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен Русиягә чит илдән мигрантлар кертү максатларында чартер поездлары башлату турында да фикер алыша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG