Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Пермь университетында атыш оештырган студентны сак астына алды


Пермь университеты алды
Пермь университеты алды

Мәхкәмә утырышы хастаханәдә узган, гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган 

Пермь мәхкәмәсе Пермь университетындагы атышта гаепләнүче Тимур Бекмансуровны сак астына җибәргән, дип яза 59.ru. Мәхкәмә утырышы төбәкнең Бекмансуров яткан клиник хастаханәсендә узган. Тикшерү комитеты вәкиле Бекмансуровтан сорау алынуын һәм аның үз гаебен тулысынча тануын сөйләгән.

Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелгән иде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр.

Университеттагы атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше үлде. 13 яраланучыны, шул исәптән Тимур Бекмансуровны да Пермь хастахнәләрендә калдырдылар, җиде яралыны Мәскәү медицина үзәкләренә дәваланырга җибәрделәр. Тагын 21 кеше җитди медицина ярдәменә мохтаҗ түгел дип табылды яки хастаханәгә ятудан баш тартты һәм табиблар күзәтүе астында өйдә тернәкләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG