Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан патриотлары" Салават Юлаев һәйкәле янында провокация ясаучыга җинаять эше ачуны таләп итә


Салават Юлаев һәйкәлен якларга чыгучылар, 11 октябрь
Салават Юлаев һәйкәлен якларга чыгучылар, 11 октябрь

Башкортстан Республикасы көнендә бер төркем кеше һәйкәл янында чара уздырды, анда бер егет видеога төшерде һәм кешеләргә газ сиптерде.

"Башкортстан патриотлары" иҗтимагый берләшмәсе 11 октябрьдә Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле янында узган провокация уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгать Башкортстан прокуратурасына һәм көч структураларына юнәлтелгән. Хат авторлары Республика көнендә Салават Юлаев һәйкәле янына җыелган кешеләргә агрессив сораулар биреп видео төшергән һәм соңрак газ сиптергән иргә җинаять эше ачуны сорый.

Мөрәҗәгатьтә чарада катнашучыларның үзләрен тыныч тотулары, бер-берсен Республика көне белән котлаулары, Салават Юлаев һәйкәле язмышын тикшерүләре әйтелә.

"Шунда ук активистлардан интервью язган, провокацион сораулар биргән яшь кеше дә бар иде. Мәйданга килгән бер кеше кулдан ясалган кечкенә плакат белән пикетка баскач, бу егет аңа агрессив сораулар бирә башлады. Янәшәдәге хатын-кызлар аны тынычландырырга үгетләп карадылар. Видеоблогер Арслан Нигъмәтҗанов булып чыккан әлеге кеше пикетчының плакатын тартып алып, кайтаруын сораган кешеләргә борыч газы белән сиптерде", диелә хатта.

Мөрәҗәгатьтә икенче көнне бу блогерның социаль челтәрләргә Уфа шәһәренең 21нче хастаханәсенең травматология пункты табибы биргән белешмәне куюы әйтелә. Анда аның ябык баш мие җәрәхәте алуы әйтелгән. "Башкортстан патриотлары" бу хәлләрне аңлы рәвештә Арслан Нигъмәтҗановның милләтара ызгыш кузгатырга тырышуы дип бәяли һәм хокук саклау оешмалары Арслан Нигъмәтҗановка халык алдында кылган гамәле өчен җинаять эше кузгатуын таләп итә.

11 октябрь бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына чыккан иде. Алар соңгы вакытта төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлнең бөтенләй алыну ихтималлыгы уңаеннан таралган имеш-мимеш уңаеннан каршылык чарасын уздыруларын белдерде. Чара вакытында камера белән видеога төшереп йөргән егет арасында каршылык чыкты. Егет "Безнең суверенитетны кайтарыгыз!" дип язылган плакатны тартып алды. Плакатны кире таләп итә башлагач, газ сиптерде.

"Башкортстан патриотлары" иҗтимагый берләшмәсе 2021 елның 6 февралендә узган оештыру җыелышында барлыкка килде. Төп оештыручылар – Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Сәгыйть Исмәгыйлов һәм Гарифулла Яппаров. Оешманың максаты – Башкортстанда яшәгән барлык халыкларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау. Берләшмә шулай ук барлык җәмәгатьчелек оешмалары һәм берләшмәләрен үз канатлары астында тупларга дигән максат куйган. "Башкортстан патриотлары" иҗтимагый берләшмәсе канаты астына әлегә кадәр бер генә татар оешмасы да кермәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG