Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Мемориал" үзәгенә битлек кигән билгесез кешеләр һөҗүм иткән


Һөҗүм итүчеләр һәм һөҗүмнең сәбәбе турында әлегә тулырак берни билгеле түгел.

14 октябрь кич Мәскәүдә "Мемориал" хокук яклау үзәгенә (Русиядә "ят агент" дип танылды) берничә дистә кеше һөҗүм иткән. Бу хәл Агнешка Холландның "Гарет Джонс" фильмын күрсәткән вакытта булган. Фильмны карау Польша мәдәни үзәге белән берлектә оештырылган.

Азатлык радиосына "Мемориал"да хәбәр итүләренчә, фильм башланып якынча ун минут узгач залга битлек кигән кешеләр бәреп кергән һәм бөтен кешегә ятарга боерган.

Фильм караучыларның күбесе моны тоткынлыкка алу дип курыккан. Шуннан соң һөҗүм итүчеләр сәхнәгә менгән һәм җыелганнарны "фашистлар" дип атап, "Олак!" һәм "Кит!" дигән шигарьләр кычкыра башлаган. Һөҗүм итүчеләр һәм һөҗүмнең сәбәбе турында әлегә тулырак берни билгеле түгел.

Һөҗүм вакытында күрсәтелгән фильм Советлар белегенә килгән һәм Украинадагы ачлык шаһите булган Британия журналисты турында сөйли.

Полиция килгәнчегә кадәр өч кешене тоткарлый алганнар. Аларны бүлекчәгә алып киткәннәр. Шуннан соң полиция "Мемориал" офисы урнашкан бинаны чолгап алган. Фильм карарга килүчеләрне чыгарганнар, ә оешма хезмәткәрләренә чыгарга рөхсәт бирмәгәннәр.

Сәгать төнге икеләр тирәсендә полиция хезмәткәрләре хокук яклау үзәге бинасыннан чыгып киткән. "Мемориал" хезмәткәрләренә дә чыгарга рөхсәт биргәннәр, тоткарланучылар турында хәбәр ителмәде. Полиция оешманың җиһазларын, шул исәптән компьютерларын тартып алырга теләгән, әмма нәтиҗәдә янгын сигнализациясенең бер өлешен һәм видеорегистраторны гына алып киткәннәр.

Сигнализациядән башка эшләү сәнәгать нормаларын бозганга күрә, бинаны ябып куярга мөмкиннәр, дип саный "Мемориал" юристы Ирина Путилова.

  • "Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Советлар Берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче сәүдәгә корылмаган оешма. Русия юстиция министрлыгы 2014 елда хокук яклау үзәген "ят агент" дип таныды. Тарихи-агарту җәмгыяте исә 2016 елда "ят агент" дип танылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG