Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко": фирка әгъзасы булу һәм Навальныйны хуплау янәшә тора алмый 


Григорий Явлинский имзалаган белдерүдә әйтелгәнчә, Алексей Навальный сәясәтен һәм "Акыллы тавыш бирү"не хуплаучылар "Яблоко" әгъзасы була алмый. Шулай ук белдерүдә оппозиционерга һәм аның тарафдларларына карата тәнкыйть сүзләре язылган.  

"Яблоко" фиркасе җитәкчелеге оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларын һәм сайлауларда алар хуплаган "Акыллы тавыш бирү" алымын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

18 октябрьдә фирка сайтында чыккан "Яблоко"ның сәяси комитеты белдерүендә фирканең Русия хакимиятләренең генә түгел, "хәзерге заман большевизмы" оппоненты да булып торуы әйтелгән.

"Хәзерге шартларда большевизм ул – барлык зәгыйфьләргә һәм кыерсытылганнарга популизм апелляциясе, өндәүләренә примитив тигезләү булган милләтчелек тә кушылган юлбашчы-харизматикның тирәсенә берләшергә чакыру", диелгән документта.
Белдерүдәге бу сүзләр ачыктан-ачык Навальныйга һәм аның тарафдарларына ишарәли. "Яблоко" җитәкчелеге фикеренчә, "Акыллы тавыш бирү" сайлауларда КПРФны хуплау коралына әйләнгән.

Шулай ук "Навальный тарафдарларының хакимиятне урам чыгышлары ярдәмендә алыштыруга өметләре" тәнкыйтьләнгән. "Яблоко"да мондый урамга чыгуларның теләсә кайсысы бастырылачак һәм режимның кырыслануына гына китерәчәк, дип саныйлар. Алга таба белдерүдә "Акыллы тавыш бирү" форматында башка фиркаләрне һәм Алексей Навальный сәясәтен хуплаганнарның "Яблоко" әгъзасы була алмавы һәм мондый хуплауларда фаш ителгән фирка әгъзаларының теркәлүдән төшереләчәге әйтелгән.

Белдерүне "Яблоко" сәяси комитеты башлыгы Григорий Явлинский имзалаган. Ул сайлауларга кадәр дә Навальныйны кискен тәнкыйтьләгән һәм аның тарафдарларыннан фирка өчен тавыш бирмәүләрен сораган иде. Навальный тарафдарлары аңа шундый ук җавап бирде.

Русия думасына сайлаулар нәтиҗәсендә 1 проценттан аз гына югарырак тавыш җыеп, "Яблоко" парламентка бер генә депутат та уздыра алмады. "Акыллы тавыш бирү" "Яблоко" намзәтләрен берничә бермандатлы бүлгеләрдә, өлешчә алганда – Мәскәүдә һәм Петербургта хупларга чакырган иде. Оппозиция тарафдарлары сүзенчә, хәрәмләшүләр булмаса, алар җиңгән булыр иде.
"Акыллы тавыш бирү" хуплаган намзәтләрнең күбесе КПРФны тәкъдим итте. Навальный тарафдарлары моны проектның нинди фиркадән булуына карамастан, хакимият намзәтләренең иң көчле оппонентларын хупларга тиешлеге белән аңлата.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG