Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия НАТОдагы миссиясен һәм Мәскәүдәге НАТО бюросы эшчәнлеген туктатып тора


Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры бу гамәлләрне Брюссельдә НАТОның штаб-фатирында Русия даими вәкиллегенең сигез хезмәткәрен аккредитациядән мәхрүм итүгә җавап дип атады.

Русия 1 ноябрьдән НАТО штаб фатиры каршындагы даими вәкиллеге һәм Мәскәүдәге НАТОның мәгълүмати бюросы эшчәнлекләрен туктатып тора. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Аның сүзләренчә, НАТОга Русиянең әлеге адымнары турында әйтелгән. Лавров белдерүенчә, НАТОның Русиягә карата сораулары туса, алар илнең Бельгиядәге илчесенә мөрәҗәгать итә ала. Министр миссияләрнең яңадан кайчан һәм нинди шартларда эшләү мөмкинлеген әйтмәде.

Лавров бу гамәлләрне Брюссельдә НАТОның штаб-фатирында Русия даими вәкиллегенең сигез хезмәткәрен аккредитациядән мәхрүм итүгә җавап дип атады. Даими вәкиллектә Русия дипломатлары саны 20дән 10га калырга тиеш иде. Русия хакимиятләре карарынча, хәзер анда беркем дә калмаячак.

Төньяк Атлантика берлеге аккредитациядән мәхрүм ителгән әлеге дипломатлар Русия махсус хезмәтләре вәкилләре булган һәм дустанә булмаган эшчәнлек белән шөгыльләнгән дип саный. Бу карар турында 6 октябрьдә игълан ителде, Русия дипломатларына октябрь ахырына кадәр Брюссельдән китәргә дигән вакыт куелды.

Кремль сүзчесе Дмирий Песков ул вакытта Мәскәүнең НАТО белән мөнәсәбәтләрен яхшыртуга бүтән иллюзияләр калмады дип белдерде. Ул НАТОның реаль гамәлләре үз белдерүләренә каршы килә диде.

"НАТОның Русиягә карата сәясәте эзлекле булып кала бирә. Без Русиянең агрессив гамәлләренә җавап итеп саклануны көчәйттек, шул ук вакытта конструктив диалог өчен ачык булып калабыз", диделәр үз чиратында НАТО вәкилләре.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG