Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның элекке дәүләт секретаре  Колин Пауэлл вафат


Колин Пауэлл 84 яшендә коронавирустан вафат булган.

АКШның элекке дәүләт секретаре, хәрби җитәкче, Штаблар мөдирләренең берләшкән комитеты башлыгы Колин Пауэлл 84 яшендә вафат булган. Ул коронавирус белән авырган дип хәбәр итте гаиләсе Facebook-та. Пауэлл вакцина ясатуга карамастан авырган дип белдерелә.

Генерал Колин Пауэлл профессионал хәрби иде. Вьетнам сугышында катнашты. Президентның дәүләт иминлеге киңәшчесе булган беренче кара тәнле американ иде. Ул әлеге вазифада Рональд Рейган хакимиятендә эшләде. Өлкән Джордж Буш вакытында Штаблар мөдирләренең берләшкән комитеты башлыгы, кече Джордж Буш чорында дәүләт секретаре булды.

Ул "Чүл бураны" операциясе вакытында америка хәрбиләрен җитәкләде. Әлеге чара 1991 елда Саддәм Хөсәен гаскәрләрен тар-мар итү һәм Кувәйтне азат итү белән тәмамланды.

2000нче еллар башында дәүләт секретаре вазифасында ул халыкара җәмәгатьчелекне Саддәм Хөсәенне халыкны күпләп үтерә алучы корал саклауда гаепләп, АКШның Гыйрактагагы хәрби операциясенә теләктәшлек күрсәтергә чакырды.

Русия рәсмиләре Пауэллны Гыйракта биологик корал табылуы турында алдауда гаепли. Пауэлл чынлап та, БМО утырышында пробирка күрсәтте, ләкин анда Гыйракта табылган биологик корал бар дип тәкрарламады. Ул әлеге чыгышы белән биологик коралның куркыныч булуы, аның бер генә пробиркасы да зур зыян сала алуы турында сөйләде.

Пауэллның эшчәнлеге АКШта да тәнкыйтьләнде, Бушның икенче мөддәтенә ул вазифасында калмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG