Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының Үзбәкстан хезмәте журналистларына үтерү белән яныйлар  


Азатлык радиосының Үзбәкстандагы хезмәтенең Telegram-каналында журналистларга һәм аларның туганнарына карата янаулар һәм мыскыллау сүзләре язылган дистәләгән хәбәр барлыкка килгән.   

Азатлык радиосының Үзбәкстандагы хезмәте - "Радио Озодлик" хезмәткәрләре ил президентын сайлаулар алдыннан күпсанлы янаулар ала, дип хәбәр ителә басманың сайтында. Азатлык радиосының Үзбәкстандагы хезмәтенең Telegram-каналында журналистларга һәм аларның туганнарына карата янаулар һәм мыскыллау сүзләре язылган дистәләгән хәбәр барлыкка килгән. Бу хәбәрләрдә җенси көчләү һәм үтерү белән янаулар, порнография булган. Кайбер комментарларда "Озодлик"ның чын максаты – Үзбәкстанда чуалыш чыгару, тынычлыкны бозу һәм президентны дискредитацияләү" диелгән.

Янауларны аноним кулланучылар җибәргән, әмма журналистлар кимендә ике хәбәрнең социаль челтәрләрдә хакимият сәясәтен хуплаган һәм алга сөргән аккаунтлардан язылуын ачыклаган.

Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы медиакорпорациясе президенты Джейми Флай Үзбәкстандагы хезмәткә янауларны "күңел кайтаргыч" дип атады хәм Ташкентны бәйсез матбугат чараларына карата куркыту алымнары кулланудан хәзер үк туктарга өндәде.

Азатлык радиосының Үзбәкстандагы хезмәте сайты Үзбәкстанда 2019 елдан томаланган.

Үзбәкстанда президент сайлаулары 24 октябрьгә билгеләнгән. Үзәк сайлау комиссиясе биш намзәтне теркәгән, алар арасында хәерге вакытта гамәлдә булган дәүләт башлыгы Шәүкәт Мирзиёев та бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG