Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": "ят агентлар" исемлегенә кертелү Әрмәнстаннан 200 сум акча күчерелүе белән бәйле


Григорий Мельконьянц
Григорий Мельконьянц

Шул ук вакытта "Голос"ның акча килердәй яки акча җибәрердәй банк хисабы юк иде ди әлеге уңайдан хәрәкәт рәистәше Григорий Мельконьянц.   

Сайлаучыларның хокукларын яклаган "Голос" хәрәкәтен
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә оешмага Әрмәнстан ватандашыннан банк аша акча килү сәбәпле керткән. Бу хакта мәхкәмә документларында әйтелгән. Аларны Facebook-ка "Голос"ның рәистәше Григорий Мельконьянц чыгарган.

Министрлык Росфинмониторингтан "Голос" хәрәкәтенең апрель аенда "Лига избирателей" фондына 200 сум тирәсе акча күчерүе турындагы белешмә алуын хәбәр иткән. Шушы ук вакыт аралыгында "Голос"ка Әрманстан ватандашы Норайр Львовна Манукяннан акча килгән булган дигән Юстиция министрлыгы Росфинмониторинг мәгълүматына сылтанып.

Мельконьянц әйтүенчә, министрлык Росфинмониторинг белешмәләренең күчермәсен күрсәтүдән баш тарткан. "Голос"ның акча килердәй яки акча җибәрердәй банк хисабы юк иде дигән хәрәкәт рәистәше.

Норайр Манукян шәхесе дә шик тудырган. "Аның Әрмәнстан яки русия ватандашлыгы бармы? Ни өчен Юстиция министрлыгы аны хатын-кыз дип уйлый, Норайр – бары тик ир-ат исеме генә (әрмән теленнән "яңа ир" дип тәрҗемә ителә)? Без Манукян ханымны шаһит буларак җәлеп итүләрен сорап үтенеч мөрәҗәгате белән чыктык, әмма мәхкәмә моны эш өчен кирәксез дип тапты" дигән ул.

2021 елның август аенда "Голос" Юстиция министрлыгының "ят агентлар" турындагы яңа реестрына кертелгән беренче оешма булды. Анда Русиядә юридик зат буларак теркәлмәгән оешмалар гына кертелә.

Григорий Мельконьянц хәрәкәтне реестрга кертүләрен Русия думасына сайлаулар алдыннан бәйсез күзәтүчеләргә "мөмкин кадәр демонстратив һөҗүм" дип атады. "Голос" Юстиция министрлыгының карарына мәхкәмәдә ризасызлык белдерде, әмма үзгәреш булмады.

2021 елның сентябрендә Баш прокуратура "Европа сайлауларны күзәтүче оешмалар челтәрен" "теләнмәгән" дип игълан итте, аңа "Голос" та керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG