Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай хакимиятләре COVID-19 инфекциясенең яңа учакларын сүндерергә тырыша 


Кытайның төрле шәһәрләрендә ковидка каршы чаралар гамәлдә кала бирә. 

Кытай хакимиятләре илнең берничә провинциясендә коронавирус инфекциясе учакларын сүндерергә тырыша. Бу хакта хәбәр иткән AFP агентлыгы бу учакларның ни дәрәҗәдә җитди булуы турында төгәллек кертмәгән. Кытайда катгый ябык чикләр, дәвамлы карантин һәм урыны белән локдауннар стратегиясе әле дә гамәлдә.

Коронавирус белән чолганган төбәкләрдә йөзләгән һава рейслары тыелган, сәхнә мәйданнары һәм мәктәпләр ябылган, хакимиятләрнең өйдән чыгуны тыйган катгый боерыклары гамәлдә. Чираттагы коронавирус таралу урыны дәүләт маршрутлар кысаларында сәяхәт кылган туристлар төркеме арасыннан өлкән яшьтәге парны тикшерү барышында ачыкланган. Аерым алганда сүз Шанхай, Сиань, Гьансу һәм Эчке Монголия турында бара.

Өлкән яшьтәге ирле-хатынлы парда коронавирус табылганнан соң, инфекцияне йоктырган тагын дистәләгән кеше ачыкланган. Белгечләр фикеренчә, бу өлкән яшьтәге парның һәм авыруны яңа гына йоктыручыларның бер үк маршрут буйлап сәяхәт итүенә бәйле. Сүз кимендә биш провинция халкы турында бара, аларга Эчке Монголия һәм Пекин да керә.

Агентлык Кытайның дәүләт медиаларына сылтама белән Пекиндагы районнарның берсендә тест уздыруны кимендә 35 мең кеше көткәне турында хәбәр итә.

22 октябрьдә Кытайның сәламәтлек саклау милли комиссиясе хәбәр иткәнчә, 21 октябрьдә инфекция йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу алдагы көн белән чагыштырганда 15 очракка күбрәк, дип хәбәр итте RFI (Халыкара француз радиосы).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG