Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда шартлау килеп чыккан фатирның хуҗасы газ торбасына үзлегеннән тоташкан булган


Фатир хуҗасы 70 яшьлек ир-ат ялгыз яшәгән һәм эчкән диелә. Түләмәгән өчен аның газын 11 ел элек өзгән булганнар. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә хастаханәдә ята.

25 октябрь кичендә шартлау булган фатирның 70 яшьлек хуҗасы газ торбасына үзлегеннән тоташкан булган, түләмәгән өчен аның газын 11 ел элек үк өзгәннәр, дип яза "Челнинские известия" тикшерүгә сылтама белән.

Беренчел фаразларга күрә, башта газ чыгып торган, соңыннан шартлаган. Басма мәгълүматынча ир-ат ялгыз яшәгән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган.

Фатир хуҗасы хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ята. Шартлауда тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән: 17 яшьлек егет реанимациядә, 11 яшьлек малай уртача авыр хәлдә, 1973 елгы хатын-кыз амбулатор дәвалануда. 22 яшьлек кызны хәрабәләр астыннан коткарсалар да, күпсанлы җәрәхәтләр алуы нәтиҗәсендә ул соңрак хастаханәдә вафат булган.

Шартлау булган торак йортта йорт хайваннары, этләр һәм мәчеләр дә калган дип яза "Интерфакс" шәһәр хакимиятенә сылтанып.

"Без монда яшәгән барлык кешеләр белән дә элемтәдә. Барлык зыян күрүчеләргә матди ярдәм оештыру өчен кемнең нәрсәгә ихтыяҗы булуын язып барабыз. Фәрман бирелү белән йортка кереп, хайваннарга булышачакбыз" дип вәгъдә иткән шәһәрнең Автозаводски районы башлыгы Винер Харисов.

Бүген шәһәр хакимиятләре матди ярдәм чараларын билгеләргә һәм күрше йортларда яшәргә мөмкин булу-булмауны тикшерергә ниятли. Аңа кадәр барлык зыян күрүчеләр яшәү урыны һәм кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.

Фаҗига булган урында хәзерге вакытта тикшерүчеләр эшли. Тикшерү эше беткәннән соң бинаны тикшереп, аны торгызу яки корылмаларын сүтү карары кабул итәргә ниятлиләр.

Газ шартлау 25 октябрь көнне Чаллының Татарстан урамында урнашкан биш катлы йортның дүртенче катында булды. Дүртенче һәм бишенче катларда алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG