Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет берлегенең нациларны җиңүдә хәлиткеч ролен кире каккан өчен 15 тәүлеккә утыртмакчылар


Вермахт һәм Кызыл Армиянең Польшага бәреп кергәннән соң уртак парады. Брест, 22 сентябрь 1939
Вермахт һәм Кызыл Армиянең Польшага бәреп кергәннән соң уртак парады. Брест, 22 сентябрь 1939

Русия думасы административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр караячак. Әлегә кадәр Совет берлегенең ролен кире кагу, коммунистларның һәм нациларның максатларын тәңгәлләштерүне тыю турындагы канунда хокук бозулар өчен җаваплылык билгеләнмәгән иде.

Русия думасы административ хокук бозулар турындагы кодекска Совет берлегенең наци Германиясен җиңүдә хәлиткеч ролен кире каккан, Икенче дөнья сугышында коммунистларның һәм наци Германиясенең максатларын тәңгәлләштергән һәм Европа илләрен азат иткәндә Совет берлегенең һуманитар миссиясен танымаган өчен җаваплылык билгели торган төзәтмәләрне караячак.

Документны түбән пулатка депутатлар һәм сенаторлар төркеме керткән.

Әлеге гамәлләргә тыюны парламент быел алданрак кабул иткән иде, канунга президент Владимир Путин кул куйды. Анда хокук бозулар өчен җаваплылык билгеләнмәгән.

Яңа документ гражданнарны биш мең сумга кадәр штрафка тартуны яки 15 тәүлеккә тоткарлауны тәкъдим итә. Вазифаи һәм юридик затларга 100 мең сумга кадәр штрафлар каралган. Алар өчен шулай ук өч айга кадәр эшләрен туктатып тору кебек җәза да каралган.

Совет берлегенең ролен кире кагуны, коммунистларның һәм нациларның максатларын тәңгәлләштерүне тыю турындагы канунны күп кенә тарихчылар тәнкыйтьләп чыкты.

Әлеге канун Икенче дөнья сугышы башлануда СССРның роле, башка илләрнең җиңүгә керткән өлеше һәм дөньяда сугыштан соңгы бүленеш турында ирекле тарихи дискуссияне чикләргә мөмкинлек бирә диелде. Дөньяда сугыштан соң хасил булган бүленештә Мәскәүнең Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләрен үз йогынтысына кертүен бу илләрнең күбесендә Совет берлегенең оккупациясе буларак кабул ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG