Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 30 октябрьдән кафе, ресторан һәм зур булмаган кибетләр өчен QR-кодлар кертелә


15 ноябрьдән театр, кинотеатрлар, цирк һәм концерт залларына кергәндә QR-код күрсәтү таләп ителәчәк.

30 октябрь — 7 ноябрьдәге ял көннәрендә Татарстанда яңа чикләүләр гамәлдә булачак:

  • Мәйданы 150 дүрткел метрдан артык булган кибетләр һәм сәүдә үзәкләренә QR-код күрсәтеп кенә кереп булачак. Моңа кадәр бу таләп 400 дүрткел метрлы кибетләргә генә кагыла иде. Бассейн, фитнесс-үзәкләр дә QR-кодлар кирәк булачак.
  • Кафе, рестораннар шулай ук QR-код белән эшли башлый. Бары вокзаллар һәм һава аланындагы кафе-рестораннарда гына кодсыз ашап булачак. Кафелар ризыкны алып чыгып бирә ала, банкетлар уздырганда да QR-код таләп ителми.
  • Кибетләр, җәмәгать туклануы оешмаларына төнлә эшләү тыела. Алар 23.00дә ябылып, иртәнге алтыдан да иртәрәк ачылмаска тиеш була. Мунчалар да төнлә эшли алмый. Төннәрен эшләү машиналарга ягулык салу станцияләре һәм даруханәләргә генә рөхсәт ителә.
  • 30 октябрьдан Татарстанда бөтен мәдәни һәм күңел ачу чаралары уздыру тыела, бу таләп балалар өчен чараларга да кагылачак.
  • Балигъ булмаган яшүсмерләрне олылардан башка сәүдә үзәкләренә кертмәячәкләр.
  • Вакцина ясатмаган булсалар, 60 яшьтән өлкәннәр өйләрендә утырырга тиеш була. Моңа кадәр изоляция таләбе 65 яшьтән зурракларга гына кагыла иде.
  • Сәүдә үзәкләрендә урнашкан күңел ачу комплекслары эшчәнлеге дә тыела.
  • Ачык мәйданчыкларда сату итү ярый, ләкин ярминкәләр тыела.

Республикада яңа төр коронавирус таралу белән бәйле яңа чикләүләр турында бүген брифинг вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Аның әйтүенчә, 15 ноябрьдән QR-кодлар театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура һәм рәсми спорт, мәдәният чараларына кергәндә дә кирәк булачак.

Фазлыева бу тыюлар 7 ноябрьгә кадәр генә түгел, коронавирус хәлләре яхшырганчыга кадәр гамәлдә калачагын әйтте.

Шул ук вакытта белем бирү оешмалары һәм мәктәптәге балалар лагерьлары эшләвен дәвам итә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, бүген республикада COVID-19 белән көрәштә 17 мең медик катнаша. 7,5 мең ятак урыны булдырылган, аларның 9,5 проценты гына буш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG