Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook ширкәте атамасын Meta-га үзгәртә


Марк Цукерберг ширкәтнең яңа логотибын тәкъдим итә
Марк Цукерберг ширкәтнең яңа логотибын тәкъдим итә

Исем алыштыру Facebook социаль челтәренә кагылмаячак.

Facebook ширкәте атамасын Meta-га үзгәртә. Бу хакта ширкәткә нигез салучы Марк Цукерберг Facebook Connect чарасында белдерде.

Ул шулай ук ширкәтнең яңа логотибын тәкъдим итте.

Цукерберг сүзләренчә, исем алыштыру Facebook-ның социаль челтәре генә түгел, башка проектлары да булганын күрсәтергә тиеш.

— Хәзер безнең бренд бер продукт белән тыгыз бәйләнгән. Вакыт узу белән, мин ышанам, безне метагаләм төзүче ширкәт буларак кабул итәчәкләр, — диде Марк Цукерберг.

Исем алыштыру Facebook социаль челтәренә кагылмаячак. Ул элекке исемне һәм логотипны саклап кала. Facebook (хәзер — Meta) ширкәтенә Facebook социаль челтәреннән тыш WhatsApp, Instagram, Oculus һәм башка хезмәтләр һәм кушымталар карый.

Facebook Connect чарасында яңа "метагаләм"нең яңа мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Аерым алганда, кулланучылар бер-берсен дигитал киңлектә фильмнар карарга чакыра алачак, беләзекләр ярдәмендә хәбәрләр белән алыша алачак, виртуаль чынбарлык күзлеге ярдәмендә өй җиһазлары белән идарә итә алачак дип ышандыра ширкәт җитәкчелеге.

Яңа дигитал киңлекне белем алу өлкәсендә дә киң кулланып булачак диелә. Мәсәлән, медицина өлкәсендә укучы студентлар "сынау" операцияләр ясый алачак, механиклар исә VR ярдәмендә механизмнарны төзәтә алачак.

Ширкәт әлеге яңа "метагаләм" проектына 50 миллион доллар бүлеп бирә. Бу проект ярдәмендә Европа берлегендә 10 мең кешегә эш биреләчәк диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG