Башкортстанның Салават шәһәрендәге хастаханә яшь белгечләрне туплау турында игълан иткән. NewsBash язуынча, хастаханә медицина университетының бишенче һәм алтынчы курс студентларын хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә чакыра. Шартларда әйтелгәнчә, студентлар уку елы ахырына кадәр башта һәр ай саен 10 мең сум күләмендәге югары стипендия алачак. Уку тәмамланганнан соң алар Салават шәһәр хастаханәсендә бер ел эшләргә тиеш була. Хастаханәнең кадрлар бүлекчәсе җитәкчесе Константин Кесслер студентларның "кызыл зонада", ягъни коронавирус йоктыручылар белән эшләве әлегә төгәл хәл ителмәгән дип белдергән.
"Яшь белгечләрне туплау програмы бездә 2019 елдан гамәлдә. Әлеге програм нигезендә безгә терапевтлар һәм педиатрлар кирәк. Ковид һоспиталендә хәзерге вакытта берничә табибка вакансия бар, әмма анда студентларның эшләве әлегә сорау астында, чөнки аларның әлегә эш тәҗрибәсе һәм сертификаты юк. Бик сирәк очракта гына медицина хезмәткәре буларак эшкә алынырга мөмкиннәр, бу да тиешле күнегүләрне узган булулары шарты белән" дип сөйләгән Кесслер.
Хәзер хастаханәдә коронавирус белән бәйле рәвештә чынлап та киеренке вазгыять һәм кадрлар җитешмәү күзәтелә диелгән хәбәрдә.
Хастаханәнең кадрлар бүлекчәсе җитәкчесе әйтүенчә, студентлар арасында әлеге програмга ихтыяҗ бар. Моннан тыш укыган вакытта алар стипендия ала, ә хастаханәдә эшләгәндә аларга эш урыныннан торак бүленеп бирелә.
Узган елның 27 апрелендә Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыкларының медицина студентларын коронавирус белән эш итүче хастаханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрманы чыккан иде.
Русия медицина уку йорты студентлары әлеге практикага канәгатьсезлек белдереп социаль челтәрләрдә төрле битләр ачып җибәрде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!